![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Якташыбыз Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды
Марат Әхмәтов белән Алмаз Хисаметдинов Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка юл тоттылар. Аларны Тукаевлар музей-йорты каршында музей хезмәткәрләре каршы алды.
- Юлыгыз шәп булган! – диде Марат Әхмәтов машинадан төшеп исәнләшүгә.
- Җитәкчеләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт! – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – 2023-2024 елларда Кушлавыч юлына ремонт ясалды, яңа күпер салынды.
Марат Әхмәтов музейны бик охшатты, андагы экспонатларны игътибар белән карап чыкты, киңәшләрен бирде.
Марат Әхмәтов белән Алмаз Хисаметдинов Г.Тукайның әтисе каберенә чәчәкләр салдылар.
2026 елда Г.Тукайның тууына 140 ел була. Юбилей уңаеннан Яңа Кырлайда бик зур күләмдәге эшләр башкарылды. Музей директоры Алинә Мөхәммәтшина шул яңалыклар белән таныштырды. Музей үзе дә яңарыш кичергән. Сәгъди абзый йорты турысыннан башлап Ия елгасының ике як яры буйлап җәяүлеләр юлы эшләнгән.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/marat-axmatov-kuslavycta-ham-iana-kyrlaida-buldy