![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Сабантуйга бүләк җыйдылар
Милли киемнәрдән урам буйлап гармун тартып, җырлап килүче егетләр һәм кызлар күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
Арчада быел да Сабантуйга бүләк җыйдылар. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан бәйрәм итсәләр, хәзер инде ул июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. Сабантуйның мәгънәсе дә “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”.
Бүген дә без Сабантуйны ата-бабадан калган йола, матур гадәт буларак кабул итәбез. Бары тик борынгы бәйрәм акрынлап заманлаштырыла, бүгенге көнгә туры китереп тулыландырыла. Әмма гасырдан-гасырга күчеп килгән тантананың төп мәгънәсе саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.
Шуларның берсе – Сабантуйга бүләк җыю. Мин үзем дә авылда туып-үскән кеше. Кечкенә чагымда бәйрәмгә бүләк җыюны бүгенгедәй хәтерлим. Бизәлгән атларда, арбасына балаларны төяп, гармуннар белән, җырлап, өй саен туктап, хуҗаларны чакырып чыгарып, такмаклар әйтеп, бергәләп биеп күңелле тамаша ясыйлар иде. Ә балаларга ул чакта бик тә кадерле нәрсә – тәм-том эләгә. Өй турыңнан узып киткәндә арбада урын да табыла.
Ул ат арбасында өсте-өстенә кеше утыра. Бер баланы да нәүмиз калдырасылары килми. Әмма, ничектер, тыгызлык сизелмәгән. Бүләк җыеп бетергәч, тагын бер җырлап авыл әйләнәләр, аннан тау башында балалар өчен кичке, кечкенә сабантуй үткәрелә. Шуның кадәр күңелле була иде ул, еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, истән чыкмый.
Вакыт үткән саен ул традицияләр тоныклана барды. Безнең өчен кызыклыгы кими төштеме, тормышка артык җитди карый башладыкмы, әллә, чыннан да, матурлыгы кимедеме? Җавапны, ай-һай, кем генә бирә алыр икән.
Шулай да соңгы вакытта бу традицияләр бөтен матурлыгы белән кире кайтты, дияргә дә була. Авылларда нәкъ элеккечә күңелле итеп, җырлап, биеп, бүләк бирүчеләргә ура кычкырып Сабантуйга бүләк җыялар. Кайбер урыннарда хәтта яңалык та кертергә тырышалар.
Ә соңгы елларда Арчада да Сабантуйга бүләк җыю искиткеч матур үтә.
– Безнең авылда күптән инде бүләк тә җыймыйлар, сабантуй да үткәрмиләр. Быел Арчадан сабантуйга бүләк җыярга төшәләр, дигәч, күңел әллә нишләп китте. Алдан әзерләп куйган бүләгемне алдым да, авылга киттем. Бүләк җыючыларны аерым бер көтү белән көттем. Төп йортта безнең кеше яшәми. Әмма ташламыйбыз да. Бакчасына әйберләр утыртабыз. Су сибеп йөргәндә, килмиләр микән, дип әллә ничә тапкыр капка төбенә чыгып кердем. Кайсы яктан күренерләр икән, дип башымнан гына маршрутын да күз алдына китердем. Шунда күрше хатыны, рус милләтеннән ул: “Анда нәрсә соң? Җырлыйлар, гармун уйныйлар?” – дип яныма килде. “Сабантуйга бүләк җыялар”, – дигәч, ул да бүләк алып чыгарга өенә кереп китте. Һәм, ниһаять, урам башында бүләк җыючылар күренде. Колга башына бүләгемне – милли орнамент белән бизәлгән яулык белән альяпкычны үзем бәйләдем. Үземчә бер сөенү белән сөендем, сүз белән генә аңлатып та бетерә алмыйм. Шундый рәхәт булды, күңелләр күтәрелде, кич буе үземә үзем елмаеп, яхшы кәеф белән йөрдем, – диде Рәмзия исемле ханым.
Беркөн безнең урамда да йөрделәр. Милли киемнәрдән кызлар һәм егетләр гармунга матур итеп җырлап урам буйлап атлый. Йөрәккә үк рәхәт. Күңел кылларын тибрәтә. Күңелле балачакны, ямьле яшьлекне искә төшерә. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр өчен дә истәлеккә кала торган бер вакыйга ул.
– Әби һәрчак безнең заманда шулай иде, безнең заманда болай иде, дөньялар үзгәрде, дияргә ярата. Нәрсә булды соң шулкадәрле ул заманда, дигәч, сөйләп китә. Ишетүе бер, үз күзең белән күрүе икенче икән. Сабантуйга бүләк җыю йоласы бик ошады, – диде егерме яшьлек Зәлинә.
– Бүләк җыюны төрлечә атаганнар. Әрәпә җыю, бирнә җыю. Безнең Арча якларында ул гомер гомергә сабантуйга бүләк җыю. Кайберәүләр бүләкне атап биргән. Атта соңгы яки беренче килүчегә, сабантуй батырына һәм башкалар. Бүләк алганнан соң бүләк бирүчегә ура, ура, ура, яки рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт, дип кычкырып рәхмәт әйтү дә Арча ягында элеккедән килгән, – дип аңлатты Арча мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева.
Ә балалар ничек сөенә! Авылларда әле дә алар, нәкъ элеккечә, бүләк җыючыларга ияреп йөри. Аларга конфетлар чыгарып бирәләр. Балаларга күп кирәкме!
– Арчада балалар бик йөрми. Шәрык бистәсендә генә бар алар. Гомумән, бу якта халык бик актив. Шау-гөр килеп, җырлап, биеп, гармун тартып каршы алучылар да бар. Гадәттә, без капка төпләренә килеп җырлап торабыз, кайбер очракларда ишегалларына да керәбез. Үзләре урамга чыгып көтеп торучылар, хәтта чәйләр әзерләүчеләр дә бар, – диде Ләйлә.
Шундыйларның берсе Кызыл Бистә урамында яшәүче Сәгыйдә Гаязова. Ул ел саен самаварын кайнатып, камыр ризыкларын пешереп, башка төрле тәм-томнарны куеп, өстәл әзерләп каршы ала. Үзе бер күңелле.
Сабантуйга бүләк җыярга мәдәният йорты, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей хезмәткәрләре чыга. Һәр төркемдә бер гармунчы. Анысы мәҗбүри. Чөнки татар моңы турында сүз барганда гармунсыз нәрсә була инде ул. График буенча төрлесе төрле якка юл ала.
– Нәкъ авылдагыча бик матур үтә. Кеше бик актив, бүләкләрне дә мулдан бирә. Без дә аларның күңелен күрергә тырышабыз. Татарча җырлар башкарабыз, үзләрен дә биетәбез, җырлатабыз. Аеруча өлкән буынга ошый бүләк җыю күренеше. Елый-елый рәхмәтләрен әйтәләр. Яшьлекләрен искә төшерәләр. Без дә кызыксынабыз, сорашабыз, – диде Ләйлә. – Авыллардагы кебек балалар да ияреп йөрсә, тагын да күңелле булачак. Үз урамнарында гына булса да. Моны әти-әниләр игътибарга алсын иде. Чөнки бу гореф-гадәтләрне без яшь буынга тапшырып калырга тиеш.
Ләйлә Мөхәммәтгалиеваның хыялы да бар. Сабантуй бүләге җыйганда элекке йолаларның тагын берсен – яңа өйләнешкән гаиләдән яшь киленнең чиккән сөлге яки кулъяулык бирүен кертеп җибәрү. Хәзер чигү турында онытылып бара. Искә төшерерләр иде. Аннан үзенчә күңелле һәм яшь гаилә өчен истәлекле булачак. Сәнгать җитәкчесенең бу матур хыялы тормышка ашар, дип өметләнәбез.
Ә Сабантуйлар мөбарәк булсын, һәр гаиләгә шатлыклар гына алып килсен.
Гөлсинә Зәкиева