События

Арча кызы “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә Арча данын яклап чыгыш ясады 03.06.2025

Арча кызы “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә Арча данын яклап чыгыш ясады

Арча кызы Зәмирә Гыйлметдинова “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә “Мисс елмаю” номинациясендә җиңү яулады

Татарстан балаларының "Мини-мисс Татарстан" гүзәллек һәм сәләт бәйгесе тәмамланды. Анда безнең район данын яклап Арчаның 6нчы мәктәп укучысы Зәмирә Гыльметдинова чыгыш ясады. Апрель ахырында Зәмирә Казанның зур сәүдә үзәкләренең берсендә узган кастингта катнашты. Анда 40 кыз арасыннан жюри күңеленә хуш килгән 30 кызны сайлап алды. Аларның 19ы 31 майда узган финалга үтте. Алар арасында Зәмирә дә бар иде. 25 майдан алып 30 майга кадәр Казанда репетицияләр үтте. Анда кызларны подиумда дөрес йөрергә, сәхнәдә үзеңне матур тотарга өйрәттеләр.

31 майда филармония сәхнәсендә зур бәйрәм оештырылды. Сәхнәгә чыгар алдыннан һәрбер кыз зур сынаулар узды: үзең турында сөйләү (визитка), талантыңны күрсәтү, гомуми бию. Зурларныкыннан аермалы буларак, оештыручылар һәм жюри әгъзалары катнашучыларның иҗади сәләтенә зур игътибар бирде. Барлык сынаулардан соң, кызлар затлы күлмәкләрдән чыгып, үзләрен күрсәттеләр.  Зәмирә Гыйльметдинова “Мисс елмаю” номинацияседә җиңүче булды.

“Бер атна эчендә кызлар дуслашып беттеләр, бер берсенә уңышлар теләделәр. Зәмирәнең әти-әнисенә дә чиксез зур рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Шулай итеп, тагын бер яз һәм гүзәллек, матурлык һәм уңганлык бәйгесе тарихыбыз битләренә үз төсмерләре белән язылды. Зәмирәне ихластан котлыйбыз! Син булдырдың, без синең белән горурланабыз!”, – ди район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина.


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-kyzy-mini-miss-tatarstan-baigesenda-arca-danyn-iakla...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение