![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчада Сабантуй бәйрәмен кунаклар милли йортлардан башлады
Традиция буенча, төп бәйрәм мәйданына үткәнче, кунаклар милли йортлар белән таныша. Аларның һәркайсында төрле милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләр тасвирлана. Ишек төбеннән үк кунакларны милли киемнәрдән, җыр-бию белән каршы алалар.
Быелгы Сабантуйда татар, рус, керәшен һәм мари халыкларының яшәеше белән танышырга була иде. Беренче йортта, татар халкына хас булганча, өстәл тулы сый-нигъмәт, сандык, мендәрләрен күпертеп куйган карават өсте, ак челтәр ябылган бишек булды. Биредә кунакларга егетне армиягә озату йоласы күрсәтелде.
Икенче йортта рус халкы каршы алды. Аларның дәртле җырларына беркем дә биемечә калмады.
Өченче йорт керәшеннәрнеке иде. Гармун белән җырлап каршы алган керәшеннәр, үзләренчә итеп чыбыркы үрергә өйрәтте.
Соңгы йортта Шурабаш авылында яшәүче мари халкының гореф-гадәтләре һәм уеннары күрсәтелде. Теләгән һәркем аларга кушылып уйнады һәм рәхәтләнеп биеде.
Резеда Хәкимҗанова