События

Арчада “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы”н билгеләделәр 17.06.2025

Арчада “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы”н билгеләделәр

“Арча районының “Иң яхшы чыгарылыш укучысы – 2025” исеменә Лесхоз мәктәбе укучысы Самирә Хәсәнова лаек булды.

Арчада бүген төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында җиңү яулаган, призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Тантана ахырында районда быел беренче тапкыр “2025 елның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы” исеме бирелде. 

Әлеге исемгә Лесхоз урта мәктәбе укучысы Самирә Хәсәнова лаек булды. Самирә – инглиз теленнән  Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы, татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы, “Олимпка юл”  республика олимпиадасында инглиз теленнән  призер. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхетенә ирешкән иде. Самирә – “Алдынгылар хәрәкәте”нең актив катнашучысы. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен саклау максатында “Гаилә вакыйгалары почтасы” Бөтенроссия флэшмобын булдыру проекты белән “Зур тәнәфес” бәйгесендә җиңү яулаган иде.

“Мондый зур бүләк алу – минем өчен зур дәрәҗә. Ул минем һәм уку елы дәверендә минем белән булган һәркемнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Районда яшьләргә булган игътибар өчен район хакимиятенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук мине чиксез яратучы һәм һәр башлангычымда ярдәм итеп торучы әти-әниемә зур рәхмәт. Алардан башка мондый уңышларым булмас иде. Һәм, әлбәттә инде, туган мәктәбем һәм укытучыларыма рәхмәтләремне җиткерәм. Нәкъ менә аларның хезмәте, аларның сабырлыгы, аларның биргән белемнәре мине бу уңышка китерде. Бүгенге бүләк – ул безнең уртак тырышлыгыбыз һәм ул миңа киләчәктә дә яңа казанышларга ирешергә этәргеч булып торачак. Мин сезнең ышанычыгызны аклармын һәм районыбыз үсеше өчен үземнең лаеклы өлешемне кертермен”, – дип үзенең рәхмәтләрен җиткерде Самирә Хәсәнова.


https://rutube.ru/video/23347882583552de41d074d28223741d/?r=plemwd

https://rutube.ru/video/c04dd20bf55b796d430f36ff97b409b1/?r=plemwd


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-in-iaxsy-cygarylys-syinyf-ukucysyn-bilgeladelar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение