![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Урта Сәрдә авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды
Хәзерге вакытта “Техно-Арск“ оешмасын җитәкләүче Нәҗип Гатауллинга туган авылы Урта Сәрдәдән чыгып киткәндә (алар гаиләсе Арчага күченә) 5 яшь кенә булган. Ул Арчаның 2 номерлы мәктәбендә укый, Гатауллиннар гаиләсе үрнәк, тырыш булуы белән билгеле. Нәҗип Нәбиулла улы да Россиядә, Татарстанда танылган эшмәкәр.
Югары дәрәҗәләргә ирешкән якташыбыз Арчада да мөгезле эре терлекләр өчен металл конструкцияләр җитештерә торган ширкәт ачты һәм уңышлы эшчәнлек алып бара. Туган авылын да онытмый, бик күп игелекләр күрсәтә. Аны Урта Аты авыл җирлегеннән район Советына депутат итеп сайладылар.
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан миңа авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова авылдагы һәйкәлне төзекләндереп булмасмы, дип мөрәҗәгать итте, – ди ул. – Мин уйладым да, яңа һәйкәл ясатырга булдым, – ди ул. – Үзебезнең егетләрне җыеп фикерләштек. Минем уемча һәйкәл үзебезнең материалдан булырга, сугыш чорын чагылдырырга, проектны да үзебезнең район кешесе ясарга тиеш. Шулай булып чыкты да, проектны Арчада яшәүче Әмир Фәйзрахманов эшләде.
20 июньдә менә шушы үзенчәлекле һәйкәлне ачу тантанасы булды. Анда бик күп мөхтәрәм кунаклар: район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе, шушы авылда туып-үскән Ренат Вәлиуллин һ.б.лар, авыл халкы катнашты.
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тантанадагы чыгышында шундый игелекле эше өчен Нәҗип Нәбиулла улына рәхмәт әйтте: “Дин әһелләре туган якны ярату – Ходайдан“, – диде.
Һәйкәл бик тә үзенчәлекле, анда солдат та, партизан да, тылда эшләүчеләр дә бар. Тантана һәйкәл янындагы аллеяга агачлар утырту белән төгәлләнде.
Ильяс Фәттахов