|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Күчмә утырыш узды
30 сентябрьдә Яңасала авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.
Утырышта катнашучылар Каенсар һәм Яңасала авылларында клубларда, мәчеттә, крестьян-фермер хуҗалыкларында, күп функцияле үзәктә һ.б. объектларда булдылар.
Утырышның пленар өлешендә авыл җирлекләрендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшү булды, белгечләр чыгыш ясады.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов авыл җирлекләре башлыклары, төрле хезмәтләр вәкилләре алдына конкрет бурычлар куйды.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kucma-utyrys-uzdy
