События

Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн 03.10.2025

Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн

Әлифбачылар Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багышланган повесть «Әлиф ләм мим» китабын тәкьдир итү кичәсе булды.

Повестьны Лилия Гыйбәдуллина язган. Лилия ханым: "Бу әдәби әсәр, документаль түгел", - диде.

Тәкьдир итү кичәсенә Сәләй ага белән Рәмзия апаның укучылары да килгән иде. Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова шундый гыйбрәтле әсәр иҗат иткәне өчен Лилия Гыйбәдуллинага рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тапшырды.

Лилия үзе Актаныш кызы. Шигырьләр яза. Арчада Әлифба музеенда була, аның җитәкчесе Дамир Таҗиев белән озак кына сөйләшәләр, материал туплый. Аннан Сәләй аганың туган авылына бара.  Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында әлифбачының балачагы турында мәгьлуматлар җыя.

Кичә бик матур үтте. Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев Сәләй аганың яратка җыры "Олы юлның тузаны" җырын башкарды. Көллият студентлары әлифбачылар язмышыннан сәхнә күренешләрендә уйнадылар, ансамбльдә җырладылар. 


Румия Саттарова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-pedagogika-kolliiatenda-istalekle-kon


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение