|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
23.10.2025
Фәнис Зыялыга 50 яшь тулды.
Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Якташыбыз Фәнис Зыялы шигырьләреХИКМӘТЛЕ КҮЛ
Кармак салдым беркөн шулай
бик матур тыныч күлгә;
Кәеф тә шәп, җырлап алам үзем
«Сәрвиназ»[1] дигән көйгә.
Йокларга дип тизрәк кояш та,
көнбатышка ашкына;
Тоткан балыкларны санарга,
бер яктан ай ашкына.
Озак та үтми шулай,
чумып алды ак каурый.
Алма, алма дигән сыман,
баш очымда бер кош сайрый...
Каурыем юк булгач,
күл төбенә чумгач,
тартып чыгарсам ни күрим!?
Лә һәүлә вәлә күввәтә[2]
«максат» элеккән энәгә.
Шүрлим, сикертәм җилкә,
бер карыйм серле күлгә,
һәм бер энәдәгегә...
Ярый, хуш, тагын куркып кына,
минем каурый күлгә куна.
Чиртә тәтәл, тартып чыгарам,
Минәл җиннәти вәнназ[3]
(Хуш бәхил бул, Сәрвиназ)
«Бердәмлек» тора энәмдә.
Чеметәм, төртәм үземә
мин исән, төш тә күрмим,
тик бер кеше юк тирәмдә...
Тагын салдым, тоттым «иман»,
аннан соң «милли үзаң»,
«туган тел», «туган тел» һәм тагын «туган тел»...
мин куанам, мин шашам,
йөгереп кайттым, кочаклап үптем,
әниемнең җизнәсен;
таптым, таптым, таптым, шөкeр,
милләтем хәзинәсен…
Фәнис ЗЫЯЛЫ 12.06.2009.
Эзләр.
Кыш ае. Казан.
Бауман урамы.
Безнең күңелләрдә ул,
Сөембикә урамы.
Тыныч. Рәхәт...
Кар ява.
Үзе җепшек, үзе сөйкемле...
Милли бизәкле кар бөртеге
куна битләргә, борынга.
эри, су була...
Аяк асты аппак кар,
Кар өстендә эзләр...
Эре, кече, нечкә һәм калын.
Бизәкләре түгәрәк, шакмак,
күбесе тәреле.
Ә айлы эз юк.
Ай булалмый аяк астында.
Чөнки хөрмәт бар аңа бездә,
ул йөрәктә, түбәдә, күктә...
Эзләр, эзләр.
итек эзе дә бар,
китек эз дә.
Берсе кәкре,
Кайберсе эре,
калыны бар, нечкәсе,
тары бар кечкенәсе...
Кайбер эзләр сай күренә,
куркып басылган,
вакытлыча басылган.
Бар тирән эзләр
нык басылган,
горур басылган.
Беләм кемнәр басып киткәнен,
Бу эзләрнең,
бу җирләрдә бакый икәнен.
26.12.2023 Арча. Фәнис ЗЫЯЛЫ
Мин инде уразада
Инде ишетмим акырганны,
Тыңламыйм чакырганны,
Күрмимен какырганны,
Иснәмим сарылганны.
татмыйм тәбенең сырын,
чишмим күршенең серен.
Ишетмим бәддога, ләгънәт,
шөкер күренми ләнәт,
беркемнән көтмим мәдәт (1),
Мин инде намазлыкта
күңелләремдә дога,
колагымда колаклык,
борынга тыктым мамык
йозак салдым чалбарга,
котырталмый шәйтан да,
Авызымда авызлык,
киттем тотарга балык.
ипи салдым "карман"га, (2)
чели куйдым кармакка.
тыңлыйм былбыл һәм бака.
кыскасы, күзем, ав(ы)зым,
колагым һәм бил алтым,
дүрт маймылга язды гариза
Манаса, вача, кармана, (3)
бөтен позитивка "за",
чөнки мин уразада.
17.04.2024 Фәнис ЗЫЯЛЫ
1- Мәдәт - берәрсеннән яхшылык көтү;
2- Карман – кесә;
3- Манаса, вача, кармана - Артур Энтони Макдонеллның "Санскрит" сүзлегеннән. Акыл, сөйләм, гамәл.
КҮБӘЛӘК
Ул киң иркен болыннарда
Мәхәббәт күбәләге.
Кирәк булды чәчәкләрнең,
Матуры, түгәрәге.
Бер-бер артлы, төрле төсле
Чәчкәгә кунгалады.
Өйгә кайтмый бик күп тапкыр
Болында кунгалады.
Алсу чәчәкләрнең таҗын
Кара тапка буяды,
Бик тә кыска гомерендә
Нәфесен тыялмады.
Бер көн шулай, көтмәгәндә,
Көнне давыл каплады.
Күбәләктәй гөлчәчәкнең
Энәсенә кадалды.
1999.
Кадак.
Бер кадак, бер даганы, бер дага бер атны, бер ат бер командирны, бер командир бер армияне, бер армия бер илне коткарыр. Чыңгыз хан.
Кадак яхшы кагылса,
Дага да чыдам була.
Дага да чыдам булса,
Ат та ярсып чабала.
Ат та ярсып чабалса,
Явыз дошман явыннан,
Батыр илне коткара.
Батыр илне коткарса,
Туган ил азат була.
Туган ил азат булса,
Халкың да азат була.
Халкың да азат булса,
Газиз тел азат була.
Әгәр кадак начар кагылса,
Чыдам булмый дага да.
Чыдам булмаса дага,
Аксаклап чаба ат та.
Аксаклап чапса ат та,
Явыз дошман явыннан,
Коткаралмый илне батыр да.
Батыр илне коткаралмаса,
Туган илең дә ят була.
Туган илең ят булса,
Газиз телең дә ят була.
Газиз телең дә ят булса,
Халкың да маңкорт була.
01.03.2022 Фәнис Зыялы
ДИМӘК
Сиңа охшарга телим мин,
Синең кебек булу хыялда.
Димәк,
Кирәк тимер йозак куеп,
Нәфeсемне бераз тыярга.
Сиңа охшарга телим мин,
Синең кебек булу хыялда.
Димәк,
Сызылып ал таң атканда,
Юнәлешем булa кыйблада.
Сиңа охшарга телим мин,
Синең кебек булу хыялда.
Димәк,
Кайта күңел далалардан,
Хезмәт өчен туган ояга.
Сиңа охшарга телим мин,
Синең кебек булу хыялда.
Димәк,
Хөрмәт итә белү кирәк,
Сөя белү кирәк дөньяда.
Фәнис Зыялы 1999.
[1] Сәрвиназ - Татар җыры.
[2] Лә һәүлә вәлә күввәтә - «Көч вә кувәт бары тик Аллаһка махсус» сүзенең кыскартып әйтелгәне.
[3] Минәл җиннәти вәнназ - «Наз» сүрәсеннән алынды. Җеннәрнең шәрреннән сыену өчен әйтелә.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-fanis-zyialy-sigyrlarena
