|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
23.10.2025
Мәйсәрә апага 95 яшь тулды
Бүген Ашытбаш авылында яшәүче Мәйсәрә апа Гарәфиевага 95 яшь тулды.
Ул 1930 елда туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән. Гомер буе фермада терлекче булып эшләгән. Шуннан лаеклы ялга киткән.
Мәйсәрә апа авыл егете Мөдәрис Гарәфиевка кияүгә чыккан. Фәнис, Әнис, Гөлчирә исемле өч балалары туган. Мөдәрис вбый күптән вафат инде. Мәйсәрә апа бүгенге көндә улы Фәнис, килене Лариса белән яши.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/maisara-apaga-95-ias-tuldy
