|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.11.2025
Шушмабашта күчмә утырыш узды
31 октябрьдә Шушмабаш авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.
Анда катнашучылар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәчетләрдә һ.б. социаль учреждениеләрдә булдылар.
Соңыннан пленар өлеше булды. Анда су белән тәэмин итү объектларын милеккә рәсмиләштерү һәм махсус оешмага тапшыруның торышы, 30 сентябрьдә Яңасала авыл җирлегендә узган күчмә утырышта бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов утырышка йомгак ясап, авыл җирлекләре, төрле хезмәтләр алдына яңа бурычлар куйды.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/susmabasta-kucma-utyrys-uzdy
