События

Якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 06.11.2025

Якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!

***

Илшат Габделфәрт улы Нуриев 1967 елның 6 ноябрендә ТАССРның Арча районы Апаз авылында туган.

1990 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, югары белем ала, белгечлеге буенча икътисадчы–оештыручы.

Икътисад фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеге этаплары:
07.1983–08.1984 — Арча районы “Ватан” совхозында тракторчы
09.1984–12.1990 — Казан шәһәре, Казан авыл хуҗалыгы институтында уку
12.1984–12.1987 — Совет Армиясе сафларында хезмәт итә
04.1990–02.1996 — Балтач районы, Балтач райпосының колбаса цехында җитәкче
02.1996–10.1999 — Балтач районы, Балтач райпосы рәисе урынбасары
10.1999–08.2008 — Саба районы, “Шәмәрдән ит комбинаты” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры
08.2008–03.2009 — Казан шәџәрендәге Казан Дәүләт аграр университеты проректоры
03.2009–09.2014 — “Вамин–Татарстан” акционерлык җәмгыятенең Балтач районындагы “Балтач май–сөт комбинаты” филиалы директоры
09.2014– 09.2015 - Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, Арча шәһәре
09.2015 – 04.2025 - Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы башлыгы
04.2025  — хәзерге вакытта  «Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 

Дәүләт бүләкләре:
"Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре" (2006 ел);
"Фидакарь хезмәт өчен" медаль (2017 ел).

Чыганак: https://tatcenter.ru/person/nuriev-ilshat-gabdelfartovich/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение