|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
14.11.2025
Арча районы белем бирү оешмалары татарча диктант язды
Арча районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант – 2025” бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быел “Татарча диктант” акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.
Диктантны язу өчен мәшһүр татар галиме Каюм Насыйри иҗат ителгән махсус текст сайланган. Текст тарихи-мәдәни мотивларга баетылган һәм 180 сүздән торды. “Сөйләгән сүзең мәгънәле, телең татлы, йөзең якты булсын” – дигән җөмләне без девиз итеп алдык.
Энҗе Мостафина,
район мәгариф идарәсе методисты
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raiony-belem-biru-oesmalary-tatarca-diktant-iazdy
