События

Район башлыгы Түбән Мәтәскәдә киндер эшкәртү цехы төзелешен тикшерде 19.11.2025

Район башлыгы Түбән Мәтәскәдә киндер эшкәртү цехы төзелешен тикшерде

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 18 ноябрьдә Түбән Мәтәскә авылында киндер сабагын беренчел эшкәртү цехы ачарга әзерләнүче эшмәкәрләр янында булды. Әлегә цехта монтаж эшләре бара.

Эшмәкәрләр әйтүенчә, киләчәктә киндер орлыгыннан май ала башлаячаклар. Чимал белән тәэмин итүдә район хуҗалыклары да катнаша ала.

Киндер дигәч, кемнәрдәдер шик туарга мөмкин. Эшмәкәрләр бу  культураның бары тик рөхсәт ителгән сортлары белән генә эш итәчәкләр.

Район башлыгы әлеге юнәлешнең кызыклы булуын, бу турыда хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшәчәкләрен әйтте.

Алмаз Хисаметдинов бу көнне “Игенче“, “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләрендә, Югары Курса авылында Рафил Абдуллин һәм Рәйхан Галимуллинның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булды.

“Курса МТСы“ ширкәтендә 1000 баш сыерга исәпләнгән комплексны төзү дәвам итә. Санитар үткәрү пунктын төзеп бетереп киләләр, азык үзәге әзер.
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә Иске Му авылында соңгы вакытта буш торган фермага да терлекләр керткәннәр.

Югары Курса авылында терлекләрне күпләп асрыйлар. Рәйхан Галимуллин, аның улы Илнур – “Курса МТСы“ ширкәтенең алдынгы механизаторлары. Рәйханның хатыны Дания фермада лабораториядә эшли. Быел алар 500 мең сум грант алып кечкенә ферма төзеделәр.
Рафил Абдуллинның шәхси хуҗалыгы да –  үрнәк итеп куярлык. Хатыны Әлфия белән сыерлар, атлар асрыйлар, 150 гектар  җирләре, техникалары бар.


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-tuban-mataskada-kinder-eskartu-cexy-tozeles...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение