|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
25.11.2025
Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Казанда узган “Премьера” фестивалендә җиңү яулады
20–24 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы яшьләр һәм студентлар театрларының II ачык телевизион «Премьера» фестивале узды.
Быелгы фестивальдә Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча әзерләнгән «Әнә шул елларда» күренеше белән уңышлы чыгыш ясады.
Чыгыш жюри тарафыннан югары бәяләнеп, 1 нче урынга лаек булды.
Моннан тыш, көллият студенты Илназ Абзалов үзенең осталыгы һәм экспрессив уены өчен фестивальнең «Иң яхшы эпизод» номинациясендә җиңү яулады.
Фестиваль җиңүчеләре рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Фотолар: Арча педагогика көллияте
