События

Якташыбыз Илназ Баһны туган көне белән котлыйбыз! 27.11.2025

Якташыбыз Илназ Баһны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 27 ноябрь көнне якташыбыз Илназ Баһның туган көне! 

“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез —  юбилеегыз белән тәбрикли! Сезгә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Кабатланмас иҗаты, эш-гамәлләре белән туган районыбызны зурлаган, тамашачылар мәхәббәтен яулаган күренекле якташыбыз – Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ (Баһавиев Илназ Фаил улы) 1983 нче елның 27 нче ноябрендә Арча ягында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул балачактан ук музыкага тартыла. Нәтиҗәдә, тырышлыгы, табигый таланты белән зур үрләргә ирешә, композитор, шагыйрь, автор-башкаручы булып таныла.

Илназ Баһ туган ягын чиксез яратучы шәхес. Шуңа да ул «Арча якташлыгы» уздырган барлык чараларда актив катнаша. Төрле концертларда, хәйрия акцияләрендә дә теләп чыгыш ясый.


Фото: intertat.tatar
 https://intertat.tatar/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/41c077fb8f7e48a3e3fbe72bca86a602ad5...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение