События

Арчадан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ал 16.12.2025

Арчадан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ал

16 декабрьдә көндез Арчадан һәм кичен Казаннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ала.

“Зилант” гуманитар һәм социаль әһәмиятле проектларга ярдәм фонды, чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрүгә әзерлек кысаларында, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче сугышчылар өчен татар милли татлы ризыкларын җыю акциясе оештырды. Волонтерлар чәкчәк белән тулы бер машина җыйган. Күчтәнәчләр Яңа ел алдыннан егетләргә барып җитәчәк.

Татлы гуманитар йөкне озатуда без дә булдык. “Зилант” волонтерлар төркеме белән якыннан таныштык. Шыпырт кына, чаң сукмыйча, беркемгә бер сүз әйтмичә нинди зур эш башкаралар! Исебез китте. “Зилант” фондының учредителе, Арча станциясе егете, Казандагы “Ремстроймост” ширкәте җитәкчесе (йөк оешманың Арчадагы филиалыннан китте) Тәүфыйк Илдар улы Галимов булуы белән горурланып тордык. Әти-әнисе нинди олы йөрәкле егет үстергән! Волонтерлар да үзебезнекеләр икән бит. Энҗе Хәйруллина Киндерида яши, Биектаудагы оешмада директор урынбасары, әнисе тумышы белән Кызыл Яр авылыннан. Ләйсән Сабирова Арчадан, “Жасмин” портьер салонында эшли. Ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурованың оныгы Булат Сабиров контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән һәм ноябрь аенда батырларча һәлак булган. Мондый авыр хәсрәттән беразга гына булса да читләштереп тору максатыннан, Энҗе аны волонтерлык хезмәтенә тарткан. Хәзер Ләйсән бөтен көчен волонтерлык эшенә багышлый. Гуманитар йөк белән ике тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайткан инде, бу юлы да тәвәккәллек белән юлга чыкты. 

Тәүфыйк Галимов үзе дә бара. Беренче елларда ул даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтеп торган. Быел ел башыннан үзе юлга чыга. “Барлыгы кимендә унбиш тапкыр бардым инде. Ноябрь аенда гына да өч тапкыр булып кайттым”, – ди ул.

Нигәдер мин аны олы кеше дип күз алдына китергән идем. Янып торган япь-яшь ир-егетне күргәч, соклануымны яшерә алмадым. Җитди, аз сүзле, әйткән сүзендә тора, күңелен биреп ярдәм күрсәтә, егетләргә чын йөрәгеннән чыгып булыша, аның өчен көчен дә, тырышлыгын да, вакытын да жәлләми торган кеше булуы йөзенә үк чыккан. Мондый яшьләр булганда, җиңү – бәхәссез.

Нинди максат белән чәкчәк операциясен оештырырга булганнар? Бу сорауга җавап гади.

– Без һәр гуманитар йөк белән өйдән күчтәнәчләр алып барабыз. Ашытбаш, Орнашбаш, Якты Көн, Кәче авыллары волонтерлары һәм халкы бик зур ярдәм итә. Бу күчтәнәч кенә түгел, туган йорт җылысы, балачак тәме. Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша алды. Арча районыннан егермегә якын мәктәп ярдәмгә килде. Үрнәктәге һөнәри агросәнәгать көллияте 165 килограмм чәкчәк әзерләп җибәрде. “Ихлас” ширкәте 352 контейнер чәкчәк алып килде. Казаннан “Бәхетле”ләр кушылды, 300 килограмм татлы ризык бирде. Барлыгы 8 меңгә якын тартма чәкчәк җибәрелә. Кош теле, кырмыска оясы пешереп китерүче аерым кешеләр дә, авыл җирлекләре дә булды. Арчадан “Султан” ширкәте 5000 пицца тапшырды. Болар барысы да 16-18 полкка өләшенәчәк, – диде “Зилант” фонды директоры Энҗе Хәйруллина.  – “Зилант” волонтерлар төркеме турында хәзер күп кеше белә. Чәк-чәк ясау өчен безгә “Бөреле” зверосовхозы 1450 килограмм бал, бер сугышчының йөргән кызы 80 йомырка, алты шешә май, 12 килограмм он, Утар Аты авыл җирлегеннән 230 йомырка китерделәр. Калган әйберләрне Тәүфыйк Илдарович үз акчасына алды. Ул юл өчен дә акча сорамый, үз хисабына йөри. Гомумән, безгә һәр эштә ярдәм кулы сузган изге күңелле кешеләрнең барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез.  

Чәкчәк белән генә чикләнми “Зилант”. Солдатлар сораган бөтен әйберне юллап алып бара. Әйберләрне исемләп тә җибәрергә була. Иясенә алып барып тапшыралар. Башкортстаннан бер ханым бу төркем турында ишетеп, элемтәгә чыккан һәм агач кисә торган җайланманы тапшырырга теләге барлыгын белдергән. “Ирем вафат булды. Миңа аның кирәге юк инде. Сатарсыз да, кирәкле әйберләрне алырсыз”, – дигән. Моннан тыш әле илле мең сум акча да биргән.

Машинага тәм-том төягән вакытта (булышырга Арча педагогика көллияте егетләре килгән иде) Тәүфыйк Галимов белән сөйләшеп алдык.

– Солдатларга куллану өчен машиналар да алып барабыз. Барлыгы егермеләп машина илттек инде. Кешеләр китерә. Кайберләре бушка я символик бәягә бирә, һич югында, сатып алабыз. Мин үзем генә дә тугыз машина сатып алдым. Үзебез яхшы итеп төзекләндереп җибәрәбез. Бу юлы да дүрт машина китә. Берсен Каенсар егете бирде, берсен Әгерҗедән Чаллы егетләре алып кайтты, берсен үзебез сатып алдык. Тагын бер “Нива”ны Айван егете соравы буенча алып барабыз. Гуманитар йөк белән өч машина китә, дип планлаштырган идек. Әйберләр сыймаса, тагын бер машина кушылачак. Үзем озата барам, – диде ул. – Без бөтен эшне Нияз Исмәгыйлев белән бергә башкарабыз.  Ул туган авылы Якты Көндә гуманитар ярдәм җыюда катнаша. “Зилант” фондының учредительләре дә без икебез.

Әле алар ике ай гына теркәлеп, фонд булып эшли. Әмма шушы вакыт эчендә күпме хезмәт башкарганнар, күпме көч, тырышлык куйганнар.

– Аяк чалулар да булды, яшермим. Тик мин бу эштә конкуренция булырга тиеш, дип уйламыйм. Без бөтенебез бер эш башкара – махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә тыл ярдәме күрсәтә. Һәр волонтер төркеменең хезмәтен югары бәялим, әмма бердәм булырга кирәк, – диде Энҗе Хәйруллина. – Үз төркемебез бар. Бөтен эшебезне шунда күрсәтеп барабыз. Без берәүдән дә акча сорамыйбыз. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, каршы килмибез. Чәкчәк акциясе турында хәбәр язуга, кешеләр үзләре ярдәмгә килде. Арчада хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Һәм безгә ярдәмгә мәктәпләр кушылды. Бөтен булышкан кешеләргә рәхмәтебез чиксез зур. Сезнең күчтәнәчләр егетләргә Яңа ел күчтәнәче булып барып ирешсен.  

Машиналарны төягән арада гына да эчләргә салкын үтеп керде. “Яу кырындагылар ничек түзә икән?” – дип хезмәттәшем белән сөйләшеп тә алдык. Шушы тәмле күчтәнәчләр аларның йөрәген җылытсын. Онытмагыз, тылдагылар һәр минут, секунд сезнең белән.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mondyi-keselar-barynda-inu-baxassez


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение