|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.12.2025
Арчалар Казанда ярминкәдә
Арчалар Казанда Яңа ел алды ярминкәсендә катнашты. "Ак барс" агрокомплексы" ширкәте, "Ватан", "Яңарыш", "Заря" агрофирмалары, "Кызыл Яр" ширкәте килгән иде. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклардан бал белән Яхин Алмаз, сөт ризыклары белән Галәвиева Фирая сату итте. Галәветдинов Альберт, Фатыйхов Илназ крестьян-фермер хуҗалыклары ит алып килгән. Кәче, Иске Чүриле, Яңасала авыл җирлекләре катнашты, "Якты Көн" кооперативы, Арча сөт комбинаты, Арча сыр заводы үз продукцияләрен тәкъдим итте. Яңа ел чыршылары да сатуда бар иде. Аларны урман хуҗалыгы алып килгән. "Ихлас" тортларын бик яратып алдылар. Арчалар алып килгән әйберләрне чират торып алдылар.
Арча Кыш бабае белән Кар кызы казаннарны бәйрәм белән котлады.
Ярминкәдә Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcalar-kazanda-iarminkada
