События

Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән 12.01.2026

Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән

Арча районы нда бәйрәм туризмы нәтиҗәләре: кунакчыллык һәм милли традицияләр туристларны җәлеп итә.

Яңа ел бәйрәмнәре Арча районында туристлар агымы белән узды. Бәйрәм көннәрендә районга 5 меңнән артык кунак килде. Алар арасында Италия, Мексика һәм Африка илләреннән килгән чит ил туристлары да бар.

Габдулла Тукай музеен 2300ләп кеше тамаша кылды, ә Кыш Бабай резиденциясе 3200дән артык кунакны кабул итте.

Шулай ук глэмпинглар һәм ял базалары да зур кызыксыну уятты — анда якынча 250 кеше ял итте.

Әлеге күрсәткечләр Арча районының туристик юнәлеш буларак популярлыгын тагын бер кат раслый һәм кунакларның безнең милли традицияләргә, мәдәнияткә булган кызыксынуын күрсәтә.

Чыганак: https://vk.com/arskyirayon.tatarstan?w=wall-192459322_6651

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bairam-konnarenda-arcaga-5-mennan-artyk-kunak-kilgan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение