События

Арчада искечә яңа елны каршы алу узды 14.01.2026

Арчада искечә яңа елны каршы алу узды

Территорияләрне бизәү алдан ук игълан ителгән бәйгегә, ниһаять, нәтиҗә чыгарылды. Кем тырышлыгын кызганмаган, күңелен биреп тирә-юньне бәйрәмчә бизәгән, чын мәгънәсендә кышкы әкият тудырган, шул тиешенчә бүләген дә алды.

Иң беренче булып Арча шәһәренең Яңа ел бизәлешендә актив катнашканнары өчен “Жилкомбытсервис“ ширкәте (директоры Альберт Хәкимов), “Энергосервис“ (Рамил Әхмәтгалиев), “Идарәче компания“ ширкәте (Рәмис Сәгыйтьҗанов) коллективлары район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шәһәребез дә, үзәк чыршы үзе дә, тирә-юне дә, чыннан да, бик матур иде.

Территорияләрен бизәү буенча бюджет оешмалары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар арасында да иң яхшылары билгеле булды.

Оешмалардан Арча элеваторы беренче, Арча ветеринария берләшмәсе икенче, “Теплосервис” ширкәте өченче урынны яулады.

Шәхси предприятиеләр, кибетләр, рестораннар арасында беренче урында Л.Яруллина шәхси предприятиесе, икенче урында “Ильком”, өченче урында И.Чигашова шәхси предприятиесе.

Мәдәният учреждениеләре дә территорияләрен бик маур бизәгән иде. Беренчелек район мәдәният йортына бирелде, икенче һәм өченче урыннарда сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә белән музей.

Спортчылар да сынатмаган. “Арча” спорткомплексы иң яхшысы дип танылды. Боз сараена икенче, “Казансу” паркына өченче урын бирелде.

Мәктәпләр, балалар бакчалары элек электән үз территорияләреннән әкият дөньясы ясый. Быел да шулай ук. Әмма бәйге булгач, иң яхшыларын сайларга туры килә. Мәктәпләрдән беренче урында алтынчы, икенче урында җиденче мәктәп, өченче урында бишенче гимназия. Балалар бакчаларыннан иң матуры дип җиденче балалар бакчасы танылды. Икенче һәм өченче урыннар унынчы һәм тугызынчы балалар бакчаларына бирелде. 

Бәйге шартлары буенча, территорияләрен бизәгән аерым йортлар да читтә калмады. Арчадан беренче урын Кол Гали урамы, 45 йорт, Төбәк Чокырча авылыннан Айван урамы, 1нче йортка, икенче урын Березинка урамы, 16, Яшьләр урамы, 3нче йортка, өченче урын ТАССРның 90 еллыгы урамы, 45, Озерная урамы, 33нче йортларга бирелде.

“Үзәк” торак җәмәгатьчелек үзидарәсе беренче, “Көнбатыш”лар икенче, “Көнчыгыш”лар өченче булды.

Үзәк чыршы янында чаралар әзерләгән һәм оештырган өчен район мәдәният йорты, үзәк китапханә, сәнгать мәктәбе, музей, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективларына да бүләкләр тапшырылды.

Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән “Кышкы әкият” бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Авыл җирлегендә иң яхшы яңа ел чарасы үткәргән өчен беренче урын Мирҗәм, икенче урын Пөшәңгәр, өченче урын Шурабашка бирелде.

Ә чыршыны, чыршы шәһәрчеген искиткеч матур итеп бизәгән Курса Почмак авыл җирлеге беренчелекне алды, икенче урында Урта Сәрдә, өченче урында Шушмабаш авыл җирлекләре. 

Авылларда да территорияләрен бик матур итеп бизәгәннәрне бәяләп үттеләр. Беренче урынны Апаздан Г.Нуриева, Яңа Кишет мәктәбе, Үрнәк балалар бакчасы, икенче урынны Кушлавыштан Р.Фәттахов, Курса Почмак мәктәбе, Наласа балалар бакчасы, өченче урынны Яңа Иябаштан А.Исмәгыйлева, Ташкичү мәктәбе, Хәсәншәех балалар бакчасы яулады.

Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң сәхнәгә бер-бер артлы үзешчәннәр күтәрелде, соңга кадәр җыр, музыка яңгырады.

– Үзәк чыршыны шәһәр үзәгенә куйдырган өчен газета аша район башлыгына зур рәхмәт җиткерегез, – диде бәйрәмгә килгән Тәнзилә Шәрәфетдинова. – Стадионга төшү кыенлык тудырганга, бик күп еллар аны күргән дә булмады. Ә биредә рәхәтләнеп күңел ачтык, бәйрәм иттек.

Мондый рәхмәт сүзләрен башкалардан да ишетергә туры килде. Бәйрәм өчен рәхмәт. Яңа ел илебезгә тынычлык,  һәр гаиләгә уңышлар, иминлек, һәрберебезгә бәхет, шатлыклар алып килсен.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sertifikatlar-tapsyryldy-1768395863


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение