События

Арча районы укучылары республика олимпиадаларында уңышлары белән шатландыруларын дәвам итә 19.01.2026

Арча районы укучылары республика олимпиадаларында уңышлары белән шатландыруларын дәвам итә

Мәктәп укучыларының төрле фәннәр буенча республика олимпиадалары старт алды, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Арча районы укучылары арасында беренче призерлар бар. Инглиз теленнән «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары:

Алия Мәрдегаләмова (Ашытбаш мәктәбе, укытучысы – Гөлүсә Шәйхетдинова)

Әмирхан Сөнгатуллин (Арчаның 1 нче урта мәктәбе, укытучысы – Алсу Садриева)

Сөмбел Саттарова (Лесхоз мәктәбе, укытучысы – Ләйсән Әхмәтова)

Айзилә Бикбаева (Арчаның 2 нче урта мәктәбе, укытучысы – Ризалә Вәлиуллина)

Апаз мәктәбе укучысы Айназ Хәертдинов (укытучысы – Раушан Сибагатуллин) икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды. Узган уку елында Айназ математика, физика буенча җиңүләре белән безне сөендергән иде!

Яңа Кенәр мәктәбе укучысы Айсылу Хөсәенова биология буенча республика олимпиадасы призеры исемен яулады. Укытучысы – Нурфия Садыйкова.

Химия буенча “Олимпка юл” олимпиадасында Арча районыннан өч укучы призер булды: Лесхоз мәктәбе укучысы Замирә Саттарова (укытучысы – Сәлимә Корбанова), Арчаның 1нче мәктәбе укучылары Эмиль Сәмиев (укытучысы – Эльвира Камалова) һәм Миләуша Галимҗанова (укытучысы – Лилия Әхмәтова).

Призерларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raiony-ukucylary-respublika-alimpiadalarynda-iugary-...

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-inular-arca-raiony-ukucylary-respublika-olimpiadalar...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение