События

Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде 23.01.2026

Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде

Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы “Музыкаль тукталыш” дип исемләнгән концерт программасын башлап җибәрде, дип хәбәр итә мәдәният идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыру, аларны сәнгать белән якыннан таныштыру максатын күздә тота.

Программа кысаларында районның сәнгать осталары төрле авылларга чыгып, тамашачыларга җыр-моңнарын, иҗади чыгышларын тәкъдим итә. Кичә “Музыкаль тукталыш” Алга-Көек авылында узган. Авыл халкы артистларны җылы каршы алган, концерт программасы тамашачыларда матур тәэсирләр калдырганды.

“Музыкаль тукталыш” концерт программасы алдагы көннәрдә дә районның башка авылларында дәвам итәчәк.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynda-muzykal-tuktalys-agitkultbrigadasy-esen-ba...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение