События

Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды 12.02.2026

Ташкичү авылы китапханәсендә "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды

15 нче февраль  әфганчылар һәм сугышчы интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды. 
Анда мәктәп коллективы, укучылар да катнашты. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары чакырылган.

- Ветераннар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларына тулы җәвап бирделәр. Җыр-моң, шигырь юллары һәм хәтирәләр белән үрелеп барган кичә күңелләргә кереп калды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Илләребездә, күңелләребездә мәңге тынычлык булсын,  – ди Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kunelda-kalyrlyk-ocrasu


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение