|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.02.2026
Рубин туйларын билгеләп үттеләр
Утар-Аты авыл җирлегеннән Гөлсинә һәм Айдар Исмәгыйлевлар рубин туйларын билгеләп үттеләр.
1986 елның 21 февралендә Утар-Аты авыл җирлегендә язылышкан бу пар. Кырык ел дәвамында матур тормыш юлы үтеп, балалар үстергәннәр. Хәзер оныклары сөендерә.
Рубин туйлары белән Исмәгыйлевларны өйләренә барып авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева котлады. Ул район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Чыганак һәм фото: Арчаның ЗАГС бүлеге
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rubin-tuilaryn-bilgelap-uttelar
