|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
09.03.2026
Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә концерт һәм ярминкә белән зур бәйрәм оештырганнар.
Укучылар һәм педагоглар 8 Мартны билгеләп үтү генә түгел, ә ярминкәдән җыелган барлык акчаларны изге эшкә юнәлтергә карар кылган.
Волонтерлар акчаны МХО катнашучылары өчен кирәк-ярак алырга тотачак.
«Бу киләчәк буынны тәрбияләү өчен иң яхшы үрнәк, коллегалар, рәхмәт!», – дип яза үз телеграм каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов
Фотолар: https://t.me/NiyazMullahmetov
