Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 19 февральдә Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Марат Әхмәтов Казанбаш авылында шәхси эшмәкәрләр Марсель Хәлилов һәм Айдар Сабиров бергәләп төзегән терлек торакларын карады. Биредә узган ел республика программасы ярдәмендә 100әр баш терлеккә исәпләнгән ике торак сафка басты. Марсель Хәлилов киләчәккә планнары турында сөйләде.
Министр аннан соң Сабировларның Түбән Мәтәскә авылындагы гаилә фермасында булды.
Марат Әхмәтов Арча район Советы утырышында катнашты. Ул үзенең чыгышында Арча районың иң зур район икәнлеген әйтеп, арчалыларның хезмәт нәтиҗәләре республика өчен бик кирәкле булуын билгеләп үтте. Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Чыганак: http://arskmedia.ru/