Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.03.2016
Казанбаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да кунакта
14 нче март көнне Казанбаш төп мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты Исхакова Ф.Ш., Габдрахманова Л.М. Һәм Арча шәһәре мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр эше буенча методисты Мостафина Э.Г. җитәкчелегендә “Тамчы-шоу” бәйгесенә катнашу өчен Казан шәһәренә бардылар.
Безнең укучылар Балык бистәсе районы Балыклы Чүкәй урта мәктәбе укучылары белән көч сынаштылар. Бәйге Г.тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Биремнәр Г.Тукай иҗаты буенча булды. Ике команда да уңышлы чыгыш ясадылар, көчләр тигез булды.
КФУның педагогика фәннәре докторы, профессор, академик Ә.Н.Хуҗиәхмәтов укучыларга истәлекле бүләкләр һәм 1 нче дәрәҗә дипломнар тапшырды.
Чыганак: http://arskmedia.ru/