Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.04.2016
Арча сәхнәсендә премьера
5 апрель көнне Арча мәдәният йортында «Җидегән чишмә» Арча халык театры Туфан Миңнуллинның «Алпамыш алпавыты» комедиясен тәүге тапкыр тамашачыларга тәкъдим итте.Спектакль яратып, җылы кабул ителде. Сәхнәдә заманның актуаль проблемасы- авыллар юккка чыгу күтәрелде. Алпамыш авылы язмышы уңай төгәлләнә: авылда яңа йортлар төзеләчәк, яшь гаиләләр артачак. Бу көнне җидегән чишмәлеләр иҗат итүләренә 30 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Район башлыгы Илшат Нуриев коллективны сертификат белән бүләкләде һәм театр режиссеры Рафис Сәләхетдиновка рәхмәт хаты тапшырды. Уңышларга ирешүдә нәкъ менә аның хезмәте зур. Шулай ук мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары театр ветераннары Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Резидә Гарифуллина, Гөлсинә Зәкиеваларга тапшырылды. Алдагы көннәрдә коллектив әлеге спектакльне башка район һәм авылларга тәкъдим итәчәк.
Чыганак: http://trkarcha.ru