Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Симетбаш мәктәбе яңарды
Симетбашка барган саен күңел сөенеп кайта. Бу баруда безне сыерчыклар хоры каршы алды.
— Быел монда 50 оя куйдык, — ди Арча ЗУЭСы җитәкчесе урынбасары Марат Корбанов. — Әнә барлык ояларда да сыерчыклар утыра.
Әйе, бар сыерчык шунда җыелган диярсең.
Кош оялары гына түгел, башлангыч мәктәп тә яңарган Симетбашта. Быел язгы каникуллар вакытында Арча ЗУЭСы (җитәкчесе Евгений Андреев) осталары мәктәпнең стеналарын тышлаган, малайлар һәм кызлар өчен аерым бәдрәфләр куйганнар, канализация үткәрелгән, лампочкалар көн яктылыгы лампаларына алыштырылган, сигнал яңартылган, запас чыгу юлы эшләнгән, җылылык системасы алыштырылган. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов булышлыгында күргәзмә материаллар яңартылган.
Бу көннәрдә койманы яңартырга җыеналар.
Безнең ЗУЭСка да җитәкчеләрнең юньлеләрен сайлап җибәрәләр. Хәзерге җитәкче барына да ничек өлгерәдер.
Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллинга зур рәхмәт! — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Мәктәптә бик күп эшләр башкарылды, балаларга белем алу өчен шартлар тагын да яхшырды.
Ильяс Фәттахов
Чыганак: http://arskmedia.ru