Фәнзилә Мостафина

Фәнзилә Мостафина Фәнзилә шигырьләрне 4 нче сыйныфта яза башлаган. “Бу вакытта әле чын шигырьләр түгел иде”, – ди ул. Төрле-төрле иҗади конкурсларда актив катнаша: “Зеленая планета” (1 урын), “Иделем акчарлагы”(узган ел шигърияттә 3 урын, быел – прозада кызыксындыру бүләге), “Алтын каләм”дә күрергә, “Сәләт”тә дә очратырга була аны.
Яшь шагыйрә журналистика белән кызыксына, киләчәк һөнәрен шуның белән бәйләргә тели. Мәктәптә “Абау” газетасы мөхәррире – үзе яза, үзе чыгара. Шигърият өлкәсендә иң беренче канат куючысы – шулай ук яшь каләм иясе Эльвира Һадиева булган. Фәнзилә Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Сибгат Хәким, Һади Такташ иҗатларына гашыйк, “Алардан үрнәк алам, сокланам”,-ди. Соңгы елларда ул прозага да кереп китте, киләчәктә драматургия өлкәсендә дә каләмен сынап карарга исәбе бар.
Тулы исеме: Мостафина Фәнзилә Рамил кызы
Туган көне: 10.02.1992
Туган ягы: Арча районы Мөндеш авылы
Уку урыны: Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныфы Фәнзилә, ничек уйлыйсың: кеше кайчан шигырь яза башлый? Ялгыз калгач. Күңеле ялгыз калгач, яза башлый.
Хәзерге моментта сине нәрсә борчый? БДИларны уңышлы гына биреп, үзем теләгән уку йортына керү.
Тормыш девизың нинди? Беркайчан да үзең белән ак флаг йөртмә. Әгәр йөртмәсәң, җиңәргә мәҗбүр булачаксың.
Иң яраткан сүзең яки гыйбарәң? Фәрештәләр еламый.
Әйләнә-тирәңдәгелләр синең иҗатка карата нинди мөнәсәбәттә? Якыннарым, туганнарым хуплый. “Шигырь язып утырма, вакытың күпме әллә!”-диючеләр дә очрый.
Кайларда “басыласың”? Шигырьләрем башта Чаллыда “Көмеш кыңгырау”да дөнья күрде, аннары “Сабантуй”да. Ике ел инде “Ялкын”ның яшүсмерләр редколлегиясендә торам, соңгы вакытта “Безнең гәҗит”кә язам.
Кеше кайчан кулына шигырь китабы ала? Кулына шигырь китабы алып карамаган кеше юктыр ул. Кемнедер мәҗүриләп укыталар, кемдер үзе. Миңа менә мәҗбүриләп тоттырдылар, шигырь укырга яратмый идем. Кечкенә чакта ук зур-зур романнар укый идем. Шигърияткә гашыйк иткән китап – яшь шагыйрьләр җыентыгы иде. Җитди итеп каләмгә тотынуыма әле 4-5 ел. Җавап таба алмаган нинди соравың бар? Нәрсә ул мәхәббәт?
Язганнарың башкаларныкыннан аерылып торсын өчен нишлисең? Шигыреңдә ачыш ясарга кирәк. Һәр кешенең үз образы булырга тиеш, дип саныйм. Менә миндә, мәсәлән, күк һәм төн образы өстенлек итә.