Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле якташлар!

Кадерле Бөек Ватан сугышы  ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле якташлар! 09.05.2019

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!

9 Май – аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда халыкның  нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Туган илебезне саклау өчен гомерләрен биргән, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илебезне җимереклекләрдән торгызган кешеләр һәрвакыт  безнең истә.

Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең үлемсез батырлыгыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз –  Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.

Сезгә чын күңелемнән тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм  иртәге көнгә ышаныч телим! Бөек Җиңү көне белән!

“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе 

Ф.Н. Мөсәгыйтов


Назад