“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!

“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2014

Хөрмәтле якташлар! 

Без бүген иске ел белән хушлашып, Яңа – 2015 елга аяк басабыз. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән котлыйм. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Яңа ел тормышыбызга – муллык, йортларыбызга иминлек, һәркемгә бәхет китерсен. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк!
Яңа ел котлы булсын!

Ихтирам белән “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Ф.Н. Мөсәгыйтов


Назад