Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Сабантуйда Тукай рухы
28 майда Казанда Тынычлык бистәсендәге каенлыкта Сабантуй гөрләде. Гадәттә бу бәйрәм авыллардан башланып китә иде. Бу юлы башкалабызда старт алды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты, Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш, Россия Федерациясе элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Мәскәү, Хабаровск крае, Кырымнан килгән кунаклар һәм башкалар катнашты.
Капка төбендә үк милли киемле гүзәл татар кызлары аларны ипи–тоз һәм чәкчәк белән каршы алды. Беренче булып кунаклар Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары оештырган утарларда булды.
Безнең Арча районы утары, гадәттәгечә, милли үзенчәлекләрне чагылдырып, зәвык белән эшләнгән иде. Агачтан салынган мәхәббәт авыл йорты, яшеллеккә күмелгән ишек алды, кош–корты, хәтта “хуҗасы” белән эт оясына кадәр бар. Татар көе, милли киемнәрдән татар егетләре һәм кызлары – кем генә мондый гүзәллекне күрми узып китә алыр икән.
Быелгы Казан Сабантуе Тукайның 130 еллыгына багышланды. Шулай булгач, бөек Тукайны биргән Арча төбәге аны төп герое итеп куймый кала аламыни?! Арча районы утарында Тукай, Кырлай рухы хөкем сөрде. Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә кунакларның күңелен күрде.
Рөстәм Миннеханов Арча ишегалдына керер алдыннан, беренче булып Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен тартып карады, остаханәдә “Әкияткә сәяхәт” дигән исем белән Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен карады, Яңа Чуриледән Ильяс Хәлитовның кошлары яныннан да тыныч кына үтеп китә алмады. Николай Никифоров күзен бәйләп чүлмәк тә ватырга тырышты, тик чүлмәк кенә бирешмәде.
Тукаебыз әйткәнчә, эш бетсә, уйнарга ярый, дигәндәй, Арчалылар утарына кергән халык та бу көнне рәхәтләнеп ял итте, уйнады, чүлмәк ватты, капчык киеп, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерде. Уеннарда балалар, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Теләгәннәр Арча үзешчәннәре чыгышларын карады. “Ләйсән”, “Яшь йөрәкләр”, егетләр җыр ансамбльләре, “Талисман” бию төркеме, Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов, Раил Бакыев, Мөнир Мәрдәнов һәм башка ансамбльләр, аерым җырчылар чыгышлары татар көйләренә гашыйк кемне генә битараф калдырыр икән.
Башка утарларда да үзенчәлекле һәм күңелле иде. Балык Бистәсендә күлдә балык тотып утыралар, Теләче утарында яшь тальянчылар каршы ала, Лаеш ишегалдында Чулман елгасы диңгез буларак ясалган, биредә мунча, хәтта аэропорт та бар. Кыскасы, һәрберсе фантазиясен эшкә җиккән.
Төп мәйданда Сабан туе тарихи–театральләштерелгән пролог белән ачылды. Рөстәм Миңнеханов казанлыларны, башкала кунакларын, бәйрәм белән тәбрикләде. «Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, – ул барыбызны берләштерүче Сабан туе», – диде ул.
Бәйрәм танылган татар эстрадасы җырчылары чыгышлары, уеннар белән дәвам итте. Көрәш, әлбәттә инде, Сабантуеның төп мизгеле. Абсолют батыр булып калган Әлмәттән Ильяс Галимов ул көнне тәкәле генә түгел, машиналы да булды.
Гөлсинә Зәкиева
Чыганак: http://arskmedia.ru