События

Печәннән сенаж салмыйлар 18.06.2016

Печәннән сенаж салмыйлар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе шимбә көннән башлап тоташ яңгырлар башланачагы турында искәртеп хуҗалык җитәкчеләренә хатлар җибәрде. Аңа кадәр азык әзерләү мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.

Яңгырлар да бик кирәк, җәен көтеп алган кунак кебек ул бездә. Әмма, эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне дигәндәй, бүген нәкъ менә азык әзерләү чоры. 16 июньгә булган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә хуҗалыклар әзерләгән азык 19 көн ашатырга җитә.

“Игенче” ширкәтендә — 40, “Аю”, “Курса МТСы” — 36шар, “Кырлай”да 31 көнлек азык бар. “Мәрҗани” ширкәтендә — 4, “Арча” ширкәтендә — 3, “Акчишмә”, “Ватан”да 9ар көнлек.
“Северный” ширкәтендә 120 тонна төрелгән сенаж әзерләнде. Бу югары сыйфатлы азык әзерләүнең бер ысулы. Кыйммәткәрәк төшә, әмма нәтиҗәсе яхшы. Күз алдына китерегез әле: кыш көне пленканы ачып җибәрәләр, ә анда бүген генә чапкан кебек хуш исле, үзең ашарлык печән! “Без аны ташлатылган сыерларга гына ашатабыз, — ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. — Савым сыерларга ашатканда ул вакытлы гына нәтиҗә бирә, ә буаз сыер ашаса бозау өчен дә файдасы зур.

Хуҗалыкта 362 тонна печән әзерләнгән инде. Фирзәр Камалетдинов, Ренат Нәбиуллин күпьеллык үләннәрне уруда, Рәфыйк Сабиров, Валерик Иванов төрелгән сенаж әзерләүдә өлгерлек күрсәттеләр. Азык әзерләүдә эшләүчеләргә ике тапкыр ашарга чыгаралар, кызыксындыру чаралары кулланыла.

“Татарстан” ширкәтендә 550 тонна печән (1222 рулон) бар инде. Фәнил Гыйлаҗев, Илһам Мостафин урдыра, Рамил Дияров теземнәрне әйләндерә, Илшат Газизҗанов, Раушан Әхмәтҗанов, Рафил Сибагатов, Фидаил Гобәев җыюда, Рәшит Галиев, Рәис Мөхәммәтҗанов, Фирдүс Мортазин, Алмаз Садыйков ташуда тырышып эшлиләр.

“Курса МТСы”, “Игенче” ширкәтләрендә дә 600–452 тонна печән әзерләнде.

Район буенча 25270 тонна печән әзерләнергә тиеш, әлегә ул 5021 тонна гына тупланган.

13175 тонна сенаж салынды, ә ул 130139 тонна кирәк. Әлегә иң күп сенаж “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 1710 тонна. Бу эшкә бөтенләй керешмәгән хуҗалыклар да бар.

— Югары сыйфатлы печән алу өчен үләннәрне иртә үсеш фазасында җыйнап алырга кирәк, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Туклыклы матдәләр, витаминнарга шул чорда иң бай вакыт. Үлән картая барган саен алар кискен кими.

Сенаж массасы 45–55 процент дымлылыкта булырга тиеш. 2–3 көндә тыгызлау үткәрелә. Тиешенчә таптатмаганда массада кислород кала, күгәрек барлыкка килә.

Район ветеринария лабораториясе табибы Лилия Халитова әйтүенчә, берничә хуҗалыкта әзерләнгән сенаж һәм печәннең сыйфаты тикшерелгән. “Мәрҗани” ширкәтендә кузаклы–кыяклы үләннәрдән салынган сенажның 68,4 проценты коры матдәләрдән тора. Бу инде сенаж түгел, печән дигән сүз. Норма буенча 55 проценттан артмаска тиеш. “Курса МТСы”нда, мәсәлән, сенаж массасы дымлылык, коры матдәләр, каротин буенча нормага туры килә. “Кырлай”, “Игенче”, “Татарстан” хуҗалыкларында әзерләнгән печән турында шулай дип әйтеп була.

Ильяс ФӘТТАХОВ

Чыганак: http://arskmedia.ru



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение