События

Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек? 21.01.2017

Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек?

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында Мәскәүдә әле яңа чыккан китапка укучылар энциклопедия, тарихи роман, мәктәпләрдә укырлык дәреслек, гаилә һәм нәсел, ватан турында язылган, җылы фәлсәфә җыентыгы дигән бәя  бирделәр. Мин үзем әлеге китапның кайбер битләрен кабат–кабат укыдым.

… 1958 ел. Сәүдә–кооператив техникумын  яңа тәмамлаган 19 яшьлек Казан кызын хәзерге Актаныш районына эшкә җибәрәләр. Әтисе сугышта алган яралардан 1953 елда үлгән, әниләре белән дүрт ятим бала калган эшчеләр гаиләсеннән була бу. Әнисенең, абыйсының авылга җибәрәселәре килми, кыз андагы шартларга түзә алмас, дип куркалар. Әмма кыз үзенекен итә, бер танышы да булмаган, иң арттагы, иң ерак районга юл тота.

Булачак эш урынына көне буе бара. Казаннан “кукурузник” белән Минзәлә аэропортына кадәр оча, аннан ат арбасына утырып бара. Яшь белгечкә кечкенә, әмма уңайлы, барлык хуҗалык  каралтылары булган бүрәнә йорт бирәләр.  Беренче кышны шунда берүзе  яшәп чыга. Язын каз, үрдәк бәбкәләре сатып ала. Көзен дус кызлары белән каз өмәсе ясыйлар…

1959 елның язында Калинин МТСына диплом алды практикасына Минтимер дигән егет кайта. Кичен район клубына чыга һәм ишекне ачуга аны күрә…

Әлеге шәһәр кызының бүген 80 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итүче, республиканың беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең булачак тормыш иптәше Сәкинә икәнлеген чамалагансыздыр…

Районның Казан шәһәренә иң якын булган хуҗалыгы – “Татарстан” ширкәте баш икътисадчысы Мухан Садвокасовка (районда иң тәҗрибәле, абруйлы белгечләрнең берсе ул) шушы тарихны сөйләп алдым.

– Хәзерге яшьләр җиңел юл эзли, – диде ул. – Бар да тиз генә булсын. Соңгы елларда гына берничә яшь икътисадчы алып карадык, вакытында эшкә килү, төпләнеп эшләргә омтылу юк.

Хуҗалык җитәкчесе юньле, әйбәт исәптә йөргән хуҗалык. Барысы сигез белгеч: агроном, зоотехник, ветеринария табиблары, инженерлар, икътисадчылар кирәк. Белгечләр бар алар, әмма җитәрлек түгел. Соңгы вакытта хуҗалык киңәйде, эш фронты артты. Үзләреннән бер егетне авыл хуҗалыгы университетында өстәмә стипендия түләп укытканнар. Хәзер ул армиядә,  шуннан туры кайтыр, дип көтәләр.

Хәзерге вакытта “Курса МТСы” ширкәтенең – 1, “Аю” ширкәтенең  2 стипендиаты бар.

– Быел районга 11 яшь белгеч кайтып эшли башлады, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Любовь Гайнетдинова. – 2016 елда югары уку йортларын тәмамлап кайтучылар – 200, техникум тәмамлаучылар 100әр мең сум акча алды. 2017 елда бу акчалар тагын да артачак, дип әйтәләр. Яшь белгечләргә бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакына 6204 сум (элек 5000 сум иде) өстәп түләнә. Торак белән тәэмин итү каралган.

Хезмәт юлын яңа башлап җибәргән Иске Иябаш егете Салават Әхмәтгалиев  “Кырлай” ширкәтендә баш икътисадчы булып эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә өметле белгеч, дип бәяләделәр.

– Бик әйбәт каршыладылар, – ди Салават. – Мин барыннан да канәгать, тырышып эшләргә инде исәп.

Салават ил алдындагы изге бурычын үтәргә дә өлгергән, университеттан соң бер ел армиядә хезмәт иткән. Чын егетләрчә!

– Күп еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр белән бергә, яшьләргә дә грантлар алу мөмкинлеге бар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – 2016 елда безнең районнан дүрт белгеч грантлар алды.

Шуларның берсе – Иске Кырлай бүлекчәсендә ветеринария табибы булып эшләүче  Шамил Гыймадиев. Ул ветеринария академиясен 2004 елда тәмамлаган. Хатыны Айсинә – икътисадчы. Ике бала үстерәләр. Узган ел яшь белгечләргә бирелә торган субсидия исәбенә йорт төзеп түбә астына керткәннәр.

Ильяс Фәттахов


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение