События

Афәрин, Апаз мәктәбе! 19.03.2017

Афәрин, Апаз мәктәбе!

Укучылар үзидарәсе” дигән Бөтенроссия программасы кысаларында “СОК. Стань Одной Командой”дигән укучылар үзидарәләренең Республика конкурсында без ничек катнаштык.

Соңгы 3 елда мәктәп укучылар үзидарәсе эшчәнлегенә Россия күләмендә зур игътибар бирелә башлады. Үткән 2015-2016 нчы уку елында Республика конкурсында сайтка куелган документлар буенча командаларны финалга сайлаган булсалар, бу уку елында эшләр башкачарак торды.

Республика күләм конкурсның максаты – укучылар үзидарәсе членнарының яңа эш технологияләренә өйрәнеп, бер команда булып оешып эшли белүләренә ирешү иде. Конкурс онлайн-форматта 2 ай дәвам итте(декабрь – январь). Республика буенча бу конкурста 294 команда катнашты. Арча районыннан 3 команда катнашты: Апаз урта мәктәбе, АСШ 1, Лесхоз мәктәбе.

Апаз урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе “Координацион совет” – 13 укучының 8 е отряд вожатыйлары да булу белән башкалардан аерылып тора. Җитәкчеләре – Ибрагимова Римма Ингелевна, педагог-организатор, биология укытучысы.

Командалар җитәкчеләре белән берлектә, 7 зонага бүленеп, 7 блок буенча көч сынашты. Билгеләнгән вакытка Команданың визит карточкасы – видеоролик ясап ВКонтакте да конкурс “СОК” группасына куелды, еллык эш планы, Корпоративная этика , “Координацион совет” турында положение эшләп куелды. Мәктәп укучылар үзидарәсенең Контактта үз группасы булдырылды. Укучылар үзидарәсе лидерының портфолиосы ясап куелды. “Стрелка планирование” дигән технологияне үзләштереп “Станционка” дигән чараны планлаштырдык һәм 5-8 класс укучылары, укытучылар командалары катнашында уен-ярыш үткәрелде. 6 станциядә төрле биремнәр үтәп командалар көч сынашты. Бу чара турында конкурс шарты буенча видеоролик ясадык. Шушы конкурс кысаларында 5, 6, 7 , 1-4 нче классларда “Буыннар очрашуы”дип аталган чаралар үтте. Монда өлкән буын вәкилләре чакырылды. Аларның тормыш, эш тәҗрибәләре, пионер еллары, яратып башкарган шөгыльләре турында җанлы сөйләшүләр, укучыларның кунаклар хөрмәтенә башкарган концерт номерлары, үзләре әзерләгән бүләкләр – бар да бик җылы атмосферада үтте һәм барлык катнашучыларда да уңай тәэсирләр калдырды. Билгеле инде, отряд вожатыйларының, класс белән уртак тел табып, ай саен отряд сборлары үткәреп барулары класс җитәкчеләре ярдәменнән башка гына булмый. 5 нче класс җитәкчесе Гарипова А.Э., 6 нчы класс җитәкчесе Нуриев Р.К., 7 нче класс җитәкчесе Нуриева Л.В.ларның тырышлыгын билгеләп үтәсем килә. Башлангыч класс укытучылары Асхадуллина Г.И., Котдусова Ф.З., Миннебаева Р.Г. лар да төрле чаралар әзерләгәндә отряд вожатыйларына ярдәм итәргә тырышалар. Ә иң мөһиме – укучылар үзидарәсе, балалар оешмасы эшчәнлеген аңлап, һәрвакыт ярдәм итәргә, киңәш бирергә, һәр инициативаны күтәреп алырга әзер торучы җитәкче – мәктәп директоры булу. Күп чараларны оешкан төстә нәтиҗәле итеп вакытында үткәреп бара алуыбызда директорыбыз Сибагатуллин Раушан Хакимовичның роле бик зур, рәхмәт аңа! Шулай ук төп спонсорларыбызның берсе булган ООО Агрофирма “Ватан” җитәкчелеге дә бу юлы да читтә калмады, укучылар әзидарәсе эшчәнлеге өчен 3000 күләмендә акча бирде. Бик зур рәхмәт аларга!

Конкурс шартлары буенча укучылар үзидарәләре “пост-релиз”, “пре-релиз” язу технологияләрен үзләштерергә һәм 2 ай дәвамында 10 нан ким булмаган пре-релиз, 10 нан ким булмаган пост-релиз, 30 дан ким булмаган чаралар үткәрү тәртибен үз группаларына язып куярга тиеш иделәр. Безнең “Координацион совет” группасында да бу эшләр куелды. Теләгән кешегә В Контакте бу группага кереп укучыларның эшләре белән танышырга була.

Хәзерге заманда бала мөстәкыйль рәвештә кирәкле информацияне таба, куллана, анализлый, карар кабул итә белергә тиеш. Укучылар үзидарәләре башка мәктәпләр белән аралашып, бергә төрле социаль акцияләр үткәрергә, үзидарә эшчәнлеге өчен акча табу юлларын да табарга тиеш.

Безнең “Координацион совет”, күрше мәктәпләргә мөрәҗәгать итеп , бергәләп “Теләктәшлек ярминкәсе” оештырырга тәкъдим ясады. Безнең чакыруны Хасаншеих һәм Носы мәктәпләре кабул итте. Бу чараны үткәрүнең максаты: 1) укучылар үзидарәсе советларының зональ утырышын үткәрү, аралашу; 2) укучылар, ата-аналар, укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән әйберләрне сатып алынган акчаның бер өлешен ярдәмгә мохтаҗ авыру бала счетына күчерү; 3) эшләп алган акчаның бер өлешен укучылар үзидарәсе эшчәнлеге өчен бүлеп бирү.

Нәрсә генә юк иде бу ярминкәдә: тәмле-тәмле өйдә пешкән ризыклар дисеңме, балаларның төрле технологияләр кулланып эшләгән кул эшләре дисеңме, май канатлары, мунча себеркеләре, чиккән, бәйләгән, теккән әйберләр дисеңме – бар да бар иде. Кемдер лоторея уйната, кайсыдыр бер почмакта дартц аттыра, икенчеләре коймак пешереп чәй эчертә, хәтта, коктейль ясап сатучылар да булды.

Һәр класс, әти-әниләр ризалыгы белән, акчаларын үзләре бүлеп бирде. Ярминкә алдыннан да, соңыннан да класс җыелышлары, мәктәп советы утырышлары үткәрелде. Ата-аналар җыелышлары да шул көнне үткәрелде. Балалар, әти-әниләр, укытучылар – бар да бик теләп катнашты бу ярминкәдә һәм ел саен үткәрергә кирәк дип тәкъдим кертелде.

Балалар оешмалары белән эшләгән, мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган тәҗрибәле кешеләрдән 5 интервью алу да конкурс таләпләрендә куелган иде. “Координацион совет”ның иң актив укучылары Миннебаева Зилә – 10 кл., Гафетдинова Гөлүсә – 10 кл., Ибраһимова Энҗе – 8 кл. Арчага барып Мәгариф бүлеге җитәкчесе Давлетбаев З.М., тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова М.Н., Укучылар сарае методисты Зарипова З.М., Казан арты музее директоры Гарипов Ш.З., АТП начальнигы Гараев Р.Б.лардан интервьюлар алып, видеоролик итеп ясалды. Укучылар оешмалары, укучылар үзидарәсе эшчәнлегенең укыту-тәрбия процессында эһэмияте, алар алдында торган бурычлар, лидерлык сыйфатлары булдыруның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында тәҗрибәле җитәкчеләрнең фикерләрен тыңладык.

27 нче февральдә онлайн – конкурска нәтиҗә ясалды. 7 зонадан 294 команда конкурста катнашты. Шуларның 22 се генә финалга үтте.

Арча зонасында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Теләче, Саба районнары командалары көч сынашты. Һәр зонадан өчәр генә мәктәп финалга чыкты. Арча зонасыннан :Арча муниципаль районы Апаз урта мәктәбе, Балтач муниципаль районы Балтач урта мәктәбе, Питрәч муниципаль районы Ленино-Кокушкино урта мәктәбе финалга узды.

3 нче мартта Казанда 177 нче лицей базасында “Укучылар үзидарәсе” дигән Бөтенроссия программасы кысаларында “СОК. Стань Одной Командой”дигән укучылар үзидарәләренең Республика конкурсы финалы үтте, нәтиҗәләр ясалды. Конкурсны ачу тантанасында РФ нең фән һәм мәгариф министры урынбасары П.С. Зенькевич, Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры Э.Н. Фаттахов һәм башка кунаклар да катнашты.

Финалда 3 конкурс каралган иде: 1) иҗади үзпрезентация, 2) тот-спикер, 3) “Россиядә укучылар үзидарәсен үстерү ни өчен кирәк?” дигән дискуссион площадкада катнашу. Команда составында 3 кеше — җитәкче, укучылар үзидарәсе лидеры һәм бер активист чыгыш ясады. Һәр чыгыш эчтәлекле, үзенчәлекле иде. Үзләре ясап килгән Видео-презентацияләр фонында сэхнәдә үзпрезентация белән чыгыш ясаганнан соң, командаларга 2 минут дәвамында жюри әгъзалары биргән сорауларга да җаваплар бирергә туры килде. Арча районын яклап чыгыш ясаган Апаз урта мәктәбе командасы да үзен лаеклы финалист итеп күрсәтте. Чыгышларның рус телендә булуы, тиз һәм оста итеп һәр сорауга, биремгә җавап бирү кирәклеге т атар мәктәбендә укыган авыл баласы белән чагыштырганда рус телендә укыган шәһәр балалары өчен отышлырак иде. Рус телендә, публика алдында үзеңне иркен тотып, оста чыгыш ясарга өйрәнү кирәклегенә тагын бер кат инандык.

Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – МБОУ “Гимназия №40” Приволжского района г. Казани; 2 место – МАОУ “Лицей №78 им. А.С.Пушкина”г. Набережные Челны; 3 место – МБОУ “Лицей №14”г. Нижнекамск;

Номинации:

“Верность традициям” – МБОУ “Гимназия №125” Советского района г. Казани;

“Яркость и убедительность. Конструктивный диалог” – МАОУ “Средняя общеобразовательная школа №2” г. Нурлат;

“Новизна. Актуальность. Аргументированность” – МБОУ “Лицей №145” Авиастроительного района г. Казани.

Җиңүчеләр Бөтенроссия этабының читтән торып узачак турына әзерләнә. Унышлар телибез. Һәр ел саен үткәреләчәк бу конкурста икенче елга катнашучылар күбрәк булыр һәм җиңү алып кайтырлык итеп катнашырлар дип ышанып каласы килә.

Апаз урта мәктәбе биология укытучысы, педагог-организатор Ибрагимова Римма Ингелевна.


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение