События

“Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы күп кенә яшь райондашларыбыз өчен уңышлы булды 04.04.2017

“Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы күп кенә яшь райондашларыбыз өчен уңышлы булды

Арча балалар сәнгать мәктәбе республиканың 17 районындагы музыка, сәнгать мәктәпләреннән 164 укучыны “Арча ягы — данлы Тукай ягы” дип исемләнгән Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган XII республика балалар иҗат конкурсына җыйды

Конкурс халык уен кораллары, кыллы уен кораллары, фортепиано, курай, халык уен кораллары ансамбльләре номинацияләрендә узды. Составында республикабызның дәрәҗәле укытучылары, консерватория профессоры, доценты бәяләгән конкурста безнең районның яшь талантлары — Арча сәнгать мәктәбе укучылары да уңышларга ирешеп, алдынгы урыннарны яулады. Халык уен коралларында уйнауда (баян, аккордеон, гармун) кечкенәләр төркеменнән Самат Минһаҗев 1, Булат Хәлиуллин 2, Рәйхан Тимергалиев 3 урынга, Илназ Хафизов һәм Камил Шәрәфиев 2, 3  дипломант дәрәҗәсенә, урта яшьтәгеләр төркеменнән Фирзәр Камалиев 3 урынга, Искәндәр Бәдретдинов 1 дәрәҗә, Алия Әбдрәшитова 3 дәрәҗә дипломант исеменә, зурлардан Илназ Баязитов 2 урынга, Дәниф Мостафин 2 дәрәҗә дипломант, думбра, балалайка, гитарада уйнауда  урта яшьтәгеләрдән Рөстәм Гайфетдинов 3 дәрәҗә дипломант, зурлардан Илдус Гайнетдинов һәм Сусанна Фәйзрахманова 2 урынга, Алмаз Әсәдуллин 1 дәрәҗә дипломант, курайда уйнауда кече яшьтәгеләрдән Әмир Заһриев 3 урынга, Рәйхан Хәбибуллин һәм Адел Төхвәтуллин 1 дәрәҗә дипломант, урта яшьтәгеләрдән Ренат Хәсәнов 1 урынга, Айбулат Харисов 2 урынга, Данил Закиров 2 дәрәҗә дипломант исеменә, фортепианода уйнауда кече яшьтәгеләрдән Лилия Сәмиева 3 урынга, Камилә Кәримова һәм Римма Сабирҗанова 3 дәрәҗә дипломант, урта яшьтәгеләрдән Диләрә Әхмәдиева 3 урынга, скрипка уйнауда урта яшьтәгеләр төркеменнән Зилә Гайнуллина 2 урынга, халык уен кораллары ансамблендә “Мирас” гармунчылар ансамбле 2 урынга, урта яшьтәгеләрдән курайчылар триосы 1 урынга, урта яшьтәгеләр арасында гитарачылар дуэты 2 нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.




.




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение