События

Арчада тәрбиячеләр ярышты 12.04.2017

Арчада тәрбиячеләр ярышты

Арчаның 10нчы бакчасында (җитәкчесе Миләүшә Гарифуллина)  мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә эшләүче педагоглар арасында “Уен – җитди эш” дигән ярыш булды. Анда 24 тәрбияче иң яхшы авторлык дидактик уенга осталыкларын күрсәттеләр. Авыл бакчаларыннан да килделәр.

Хәзер бакчалардан ук балага белем бирәләр. Уен аша аң–белем сеңдерәләр. Һәр бакчаның һәм һәр тәрбияченең бала тәрбияләүдә үз ысуллары бар. Ә яңача эшләү тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашырга кирәк. Әнә шул максатны күздә тотып оештырылды әлеге бәйге. Кызыклы үтте ул. Аристотельнең шундый сүзләре бар: “Шаккатудан танып белә башлыйсың”. Балага белем бирүнең бөтен хикмәте шул шаккатырудан башлана да инде. Тәрбиячеләр бәйгедә үзләренең чыгышлары белән жюрины һәм хезмәттәшләрен сокландырды. Арчаның 8нче бакча тәрбиячесе Фәния Солтанова хәтта балалар белән чүәк, читек чигүчеләрнең эшен өйрәнгән!

Һәр номинация буенча җиңүчеләргә район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Румия Саттарова


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение