События

Якташыбыз Булат Сәлахов «Казан арты» музеенда кунакта булып китте 13.04.2017

Якташыбыз Булат Сәлахов «Казан арты» музеенда кунакта булып китте

Кичә Чаллы татар дәүләт драма театрының бер төркем артистлары белән якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, драматург Булат Сәлахов музейда булды, дип хәбәр итә «Казан арты» музее.

11 апрель көнне Арча Мәдәният йортында үзенең сәхнә әсәре — “Яр” спектакленнән соң якташыбыз музейга “Банкрот” әсәрендә Сираҗетдин ролен сәхнәлештергәндә кигән (әлеге костюмын киеп артист йөзләп спектакльдә уйнаган) сәхнә костюмын бүләк итеп биргән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Арчадагы спектакльгә кунак булып Татарстан язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов та килгән иде.

Музейда кунак булып, шәһәребез белән танышканнан соң артистлар Булат Сәлаховның туган ягы Урта Курса мәдәният йортына, якташларына, авылдашларына «Яр» спектаклен бүләк итәргә дип юнәлде. Булат әфәнде Алан авылы егете, ләкин анда клуб кечкенә булганлыктан, спектакльне Урта Курса мәдәният йортында куярга уйлаганнар.

Драматург белән әңгәмәне 16 апрель көнне “Арча” радиосында 11 сәгать 10 минутта эфирга чыга торган “Кайтаваз” тапшыруында тыңларга мөмкин булачак.
















http://archamuzei.ru/tt/bulat-s-l-hov-muzeebyiz-kunagyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение