События

Арчаның 3 нче мәктәбендә әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес узды 15.04.2017

Арчаның 3 нче мәктәбендә әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес узды

Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең 1 нче В татар сыйныфында әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес үткәрелде. Дәресне 1 нче В укучыларының сыйныф җитәкчесе Хайруллина А.Р., инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. һәм гарәп теле укытучы Гыйлфанова Л.К. үткәрделәр.

Дәрес татар, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылуы белән үзенчәлекле узды. “Хайваннар илендә” темасына сәяхәт дәрес итеп оештырылган иде. Укучылар төрле авырлыктагы биремнәр чиштеләр, кыргый җәнлекләр турында чыгыш ясадылар, хайваннар дөньясында булган проблемаларга чишү юлларын эзләделәр һәм булган белемнәрен һәр өч телдә дә күрсәтә алдылар. Инглиз телендә “Диңгез дулкыны” уены һәм гарәп телендә хайваннар турында санамышлар әйтүләре дәресне тагы да кызыклы итте. Бүгенге дәрестә алган белем һәм күнекмәләрен киләчәктә практикада дөрес кулланырлар дигән өметтә калабыз. Дәрескә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 нче категорияле белгече Фирдәүсә Камил кызы Латыш чакырулы иде. Ул 1 нче сыйныф укучыларына һәм мәктәбебезгә истәлекле бүләкләр тапшырды, балаларның табигатьне яратуларын һәм әйләнә-тирәбезгә сакчыл карашта булуларын теләп калды.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хайруллина А.Р.

 

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение