События

Әдәби кичә Курса Почмак мәктәбе укучыларын авылдашлары — шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очраштырды 17.04.2017

Әдәби кичә Курса Почмак мәктәбе укучыларын авылдашлары — шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очраштырды

14 нче апрель көнне төбәгебезнең танылган шагыйрәсе, “Оч иреккә, җырым”, “Пар алма”, “Гәрәбә” исемле китаплар авторы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасының татар информ мәгълүмат агентлыгының татар сайты мөхәррире, авылдашыбыз Сания Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе булып узды.

Кичәгә кунак булып ветеран укытучыларыбыз, Сания апаның туганнары килгән иде. Өлкән буын укытучыларыбыз укучылары Сания апа белән булган истәлекләрне яңарттылар. Авылдашыбыз Сания Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырларны тыңладык, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләдек, «Толым» бәян-новелласыннан өзек карадык.Ә Сания апаның үзе белән аралашу, әңгәмә кору, үзе ни тора! Укучыларыбыз Сания апага кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә ахырында истәлеккә фотога төштек. Бу кичәдә авылыбыз шагыйрәсенә сокланып, иҗаты белән кызыксынып утырдык. Шундый авылдашыбыз булу белән без бик тә горурланабыз. Кичәбез ахырында Сания апа сүзләренә язылган шигырь юллары яңгырады.

Туган нигез җылысына төреп,

Кардәшлекне саклыйк йөрәктә.

Үз-үзенә кайта һәрберебез

Туган якта, туган төбәктә.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение