События

Арча егете Искәндәр Нәбиуллин грант отып, Европа конференциясендә катнашып, үз постерын тәкъдим иткән 05.05.2017

Арча егете Искәндәр Нәбиуллин грант отып, Европа конференциясендә катнашып, үз постерын тәкъдим иткән

Татарстан укытучысы Искәндәр Нәбиуллин 23-28 апрельдә Австриянең Вена шәһәрендә узган EGU Генераль ассамблеясендә катнашкан.

Искәндәр Нәбиуллин Казанның Киров районында 4 нче интернат-гимназиядә биологиядән белем бирә. Ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә Җир турында фәннәрнең Европа берлеге Генераль ассамблеясенең (EGU) бөтендөнья геоҗәмәгатьчелеге галимнәрен бергә җыю максатын күздә тотканын билгеләп узды. Бу киңәшмә Җир, планеталар һәм галәм турында барлык фән дисциплиналарын колачлаган. Яшь галимнәр, белгечләр үз эшләрен тәкъдим итеп, экспертлар белән үз идеяләрен уртаклашкан.

Чара кысаларында атмосфера турында фән, биогеофәннәр, климат, криосфера турында фәннәр, Җирнең магнит кыры, энергия, ресурслар һәм әйләнә-тирә мохит, геодезия, геодинамика, геоморфология, геохимия, гидрологик фәннәр, табигать бәла-казалары, океан турында фәннәр, планета һәм кояш системасы турында фәннәр, туфрак системасы турында фәннәр, сейсмология һәм башка дисциплиналар буенча сессияләр үткәрелгән.

Искәндәр Нәбиуллин 15 меңләп кеше катнашкан бу конференциянең табигый фәннәр буенча Европада иң зурысы булуын билгеләп үтте. “Шушы конференция ксыаларында укытучылар өчен аерым семинар үткәрелде. 25 илдән 80ләп укытучы катнашты. Россиядән мин үзем генә идем. Катнашу өчен гариза бирергә кирәк иде, әле шушы оешма (EGU – Җир турында фәннәрнең Европа берлеге Генераль ассамблеясе – Т. И. искәрмәсе) укытучылар өчен грант тәкъдим итте. Мин шул грантка дәгъва кылдым, җиңдем һәм барып кайттым. Бу грант сәфәр чыгымнарын каплады”, – дип сөйләде Казан укытучысы. Ул семинарда табигый фәннәрне укыту буенча белем бирелгәнен әйтте.

Искәндәр Нәбиуллинның презентациясе “Экологик белем бирүдә экосистемалы караш” темасына багышланган. Ул анда үткәрелгән семинар да, бездән аермалы буларак, кызыклырак форматта оештырылган дип саный.

“Бездә, гадәттә, укытучылар өчен семинарлар гади чыгышлар кебек кенә уза, ә монда һәр укытучы күргәзмәләр үзәгендәге кебек плакат, яки постер әзерләп килгән. Бу постер форматы шактый кызык, чөнки 80 укытучының бөтенесен тыңлап утырып булмый бит инде. Мәсәлән, мин биология укытучыларының постерлары белән танышып йөрдем. Химия укытучысы, мисал өчен, үз коллегаларының презентациясе белән танышып йөри. Бер-беребезнең шул постерлары белән танышып, аннары фикер алыштык”, – диде ул.

Искәндәр Нәбиуллин Европада һәм бездә укыту системасындагы аермаларга да тукталды. “Бездә күбрәк теоретик, аларда практик якка игътибар бирелә. Иң күзгә ташланганы шул. Аларда география, биологиядән төрле тәҗрибәләр үткәрелә. Мәсәлән, без анда вулкан ату имитациясен күрдек, алар үзләре модельләү белән шөгыльләнә. Йә булмаса, җир тетрәүне модельләштерәләр. Балалар экологик юнәлешле төрле проектлар эшли”, – диде әңгәмәдәш.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/03/139894/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение