|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
10.05.2017
Арчалар бәйрәм итте
Арчалар «Арча кичләре»ндә күңел ачып ял итте. Яңгыр явып тору бераз кәефне төшерсә дә, халыкка ул гына киртә була алмады: районыбыз һәвәскәрләренең җырларына, бию көенә рәхәтләнеп биеде, бәйрәм рухын дәвам итте алар.
Бәйрәм кичендә Арча Хәбәрләре сайтында барган «Җиңү көне балалар карашыннан» фотоконкурсы һәм «Арча» радиосы хит-парады җиңүчеләре бүләкләнде. Бәйрәм ахырдан салют белән тәмамланды.
Арча Хәбәрләре