События

Арчада Альберт Гайнетдиновның иҗат концерты узды 14.05.2017

Арчада Альберт Гайнетдиновның иҗат концерты узды

12 майда Арча балалар сәнгать мәктәбендә искиткеч җылы атмосфера хөкем сөрде. Бу көнне сәнгать мәктәбе залында укытучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдиновның «Моң яшәртә – яшәтә безне» исемле иҗат концерты узды.

Концерт программасында Альберт Гайнетдиновның үзе иҗат иткән шигырьләре, җырлары яңгырады. Котларга «Глянец» (җитәкчесе Мортазина З.А.), “Ар и Эль” (җитәкчесе Камалова Э.И.) бию төркемнәре, “Балкашык” фольклор ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов),”Гөсләчеләр” ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов), шулай ук сәнгать мәктәбе укытучылары, туганнары килде.

Сәхнәдән күп кенә җылы, ихлас сүзләр яңгырады: Арча муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Барый кызы Сабирова Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Тамашачы белән тулы залда музыка тынып тормады, күп кенә чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.

Котлыйбыз!!!





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение