События

Арчалар Чабаксардан уңышлар белән кайтты 23.05.2017

Арчалар Чабаксардан уңышлар белән кайтты

20 майда Чабаксар шәһәрендә «Гармун — күңелем кылы» исемле IV Ачык Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бу бәйгедә актив катнашты.

«Мирас» гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы) II дәрәҗә лауреат;

«Баян» номинациясендә Баязитов Илназ (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы) II дәрәҗә лауреат;

«Гармун» номинациясендә Шәрәфиев Камил (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Милли-мәдәни традицияләрне саклауга, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерүгә керткән зур өлеше һәм югары педагогик осталыгы өчен сәнгать мәктәбе укытучысы Гайфуллина Заһидә Мингали кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

 

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение