События

Яңа Кенәр мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды 26.05.2017

Яңа Кенәр мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе,

Ак хыяллар сынмас канат булсын,

Бәхет язсын тормыш каләме.

Кояшлы, җылы 25 май иртәсе. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул унберенче сыйныф укучыларын 11 ел буена озата килде. Беренче Белем көне дә аларның хәтерләрендә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән һәм соңгы кыңгырау авазы астында соңгы дәрескә керү көнедер.

Яңа Кенәр урта мәктәбен быел уналты 11 һәм утыз ике 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Олы тормышка аяк баскан бу тантанада Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриевның катнашуы укучылар, укытучылар коллективы, ата- аналар өчен чын олы бүләк булды. Бәйрәм белән котлап, район башлыгы мәктәп укучыларына, 11 нче, 9 ны сыйныф укучыларына матур теләкләрен җиткерде. “Укытучы гомер буе укытучы булып кала. Сезнең хезмәтегез каршында башымны иям,”- дип ветеран укытучыларга мөрәҗәгать итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны, әти-әниләрне бәйрәм белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ситдикова З.И., мәктәп директоры Гайфуллин Ә.А. котладылар.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение