События

Арчада экстремаль уеннар паркы ачылды 14.06.2017

Арчада экстремаль уеннар паркы ачылды

Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды. Капкага аркылы куелган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте. 

Илшат Нуриев район халкын Россия көне белән котлады экстремаль уеннар паркы ачылуын игълан итте, паркта даими шөгыльләнергә чакырды һәм саклап тотарга киңәш итте. Спортчылар, ГТО нормаларын бик шәп тапшыручылар мәйданга чакырылып, аерым бүләкләнде.

Казаннан кайткан бер төркем егетләр экстремаль күнегүләр эшләп күрсәттеләр. Алар тамаша күрсәтеп кенә калмадылар, балаларга, яшьләргә осталык дәресләре дә оештырдылар.

Янәшәдә район үзешчәннәре җырлап- биеп торды. Тамашачаны да биергә мәйданга чакырды.

Кич буе халык Казансу буенча рәхәтләнеп ял итте. Ә балалар экстремаль уеннарны карап, иртәгә тагын барабыз, дип паркта шөгыльләнергә дәртләнеп таралышты.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение