События

Сеҗе мәктәбе укучыларын яңарып каршылый 02.09.2017

Сеҗе мәктәбе укучыларын яңарып каршылый

Узган шимбәдә ныклап төзекләндергәннән соң Сеҗе мәктәбен ачу тантанасы булды. Бу чара укучылар гына түгел, барлык авыл халкы өчен зур бәйрәм төсеналды.

– Мин үзем шушы мәктәптә 9–10 сыйныфларда укыдым. 1981 елда укытучы буларак эшчәнлегемне шунда башладым. Мондый мәктәпләр күп. Әмма үзебезнеке булуы белән аеруча күңелгә якын, – диде үзенең чыгышында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов җитәкчеләргә, “Арча КСМы” төзүчеләренә рәхмәтен белдереп.

Сеҗе мәктәбе, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән. Капкасыннан керүгә үзеңне әкият дөньясында итеп тоясың. Андагы матурлыкка, яшеллеккә, чәчәкләргә карап күзләр камаша. Сеҗеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

– Сеҗе ягы зур шәхесләр биргән төбәк. Горурланырлык эшләрегез бар. Хуҗалыгыгыз көчле, халкыгыз тырыш, – диде ул. – Сезне котларга бүген районның барлык мәктәпләре җитәкчеләре килгән, кунаклар кайткан. Яхшы итеп укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Киләчәгегезнең нинди булуы үзегездән һәм укытучылар биргән белемнән тора.

20 ел биредә укыткан Гөлсинә Хәйруллина рәхмәтен, күңел түреннән чыккан хисләрен шигырь юллары белән җиткерде.

– Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн. Мин җитәкләгән елларда мәктәп шундый хәлгә килә дисәләр, ышанмаган да булыр идем. Искитәрлек. Тәбрис Мөбарәков, Гөлчәчәк Галиева, Хәнәфи Бәдигый, Вакыйф Нуриев кебек танылган шәхесләр биргән мәктәп бит бу. Горурланам, – диде ул.

Бәйрәмнең бизәге буларак, имин тормыш, бәхет теләп, укучылар зәңгәр күккә шарлар очырды. Кызыл тасма кисү мизгеле дә килеп җитте. Илшат Нуриев бу дәрәҗәле вазыйфаны быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк беренче сыйныф укучыларына тапшырды һәм “төкле аягыгыз белән”, дип беренче булып мәктәп ишегеннән аларны эчкә уздырды.

Бинаның эче дә бик матур һәм зәвыклы. Сыйныф бүлмәләре, спортзал, ашханә һәм башкалар – бар да якты, чиста, матур.

– 1978 елда бу мәктәпне без ачып кердек. Ул ел белән чагыштырганда үзгәреш бик зур. Ни әйтергә дә белми, сок- ланып карап йөрим, балаларыбызның шундый мәктәптә укыячагына шатланам, – диде Ләйсән Дәүләтшина.

– Мин быел 9 сыйныфны тәмамлап, Казанга техникумга укырга кердем. Моңа кадәр дә мәктәбебез матур иде. Хәзер ул бөтенләй үзгәргән. Мәктәбем өчен сөенәм, – диде Илүзә Зарипова.

Бүгенге көндә мәктәптә 70 бала белем ала. Беренче сыйныфка дүрт бала бара. Өстәмә белем бирүгә, спортка да игътибар зур. Уңышлары да бар. Автомодельләштерү буенча республика ярышында (җитәкчесе Вилдан Садыйков) Әмир Әхмәтшин – өченче, Зөфәр Әгъзәмов икенче урынны яулаган. Оста куллар түгәрәге (җитәкчесе Зилия Зарипова) эшли. Курчаклар ясап, Илүзә Зарипова – район, Диләрә Мөгыйнова Бөтенроссия бәйгеләрендә призерлар булганнар. Көрәш, туризм буенча спорт секцияләренә йөрүчеләр дә уңышлары белән мактана ала. Тырышып уку, шушы матурлыкны күз карасы кебек саклау хәзер укучыларның үзләреннән тора.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА







http://arskmedia.ru/2017/08/31/se-e-maktabe-ukuchyilaryin-ya-aryip-karshyilyiy/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение