События

Авылым Ташкич хатирәләре 17.09.2017

Авылым Ташкич хатирәләре

Шәһәрдә тууыма карамастан, үземнең балачагымның ярты өлешен авылда үткәрдем, дип әйтә алам. Тәүге мәртәбә аның гүзәл табигате белән өч-дүрт яшьләремдә таныша башладым.

Авылым,  чынлап та, гүзәл табигать кочагына кереп утырган. Ул дүрт урамнан гыйбарәт: Тегәрҗеп урамы, Аргыяк, Түбәноч һәм Югарыоч дип аталалар. Янәшәдә генә әрсезләнеп, ярларыннан бәреп чыкмыйча, җыйнак кына, бормаланып-бормаланып Кесмәс елгасы агып ята .Әлеге елганың башы, чишмәсе урман авызыннан башланып китә. Авылны офык сызыгы буйлап, яктылык яратучы, төз наратлары, яшелдән төренгән ылыслы чыршылары, чикләвекле имәннәре белән урман чолгап алган. Кесмәс елгасы исә, урман авызыннан юл тотып, Әчкамал аланыннан үтеп, Дибәдән, Зәрә таулары астыннан узып, Ташкич авылын колачлап ага.

Арчадан егерме сигез чакрым ераклыкта урнашкан Ташкич авылы бер үзенчәлеккә ия. Үзенчәлеге булып, ташлы урынга урнашуы тора. Бәлки, исеме дә шуңа нисбәтледер. Беренче казык каккан кеше мәгълүм түгел. Әмма авыл бай тарихка ия. Үземнең Равил бабам шушы авылда 1927 елның декабрендә дөньяга  аваз салган. Аның әтисе Габделшәкүр бабам 1902 елгы булган.  Бабамның бабасы Латыйп та, аның әтисе Гали дә шушы авыл да гомер иткәннәр. Кесмәс елгасы буендагы бер таллык Гали исемен йөртә. Гали бабам кыш фасылында шушы таллыкка төшеп бәкедә су коена торган булган. Шулай ук юкә агачының кабыгын суга салып, аннан мунчала чыгарган.

Латыйп бабам сәнәк сугышлары вакытында вафат булган. Габделшәкүр бабам исә, итекче һөнәре белән танылган. Берничә авылдашы белән итек басып, Әгерҗе төбәгендәге Тирсә, Кызылъяр авылларына барып, товары белән сату иткән. Итекче һөнәре Габделшәкүр бабама әтисеннән күчкән. Латыйп бабай да, аның бертуганнары Әхмәди белән Таҗиәхмәт тә итекчеләр булган. Таҗиәхмәт дигәне итекче булудан кала, оста тегүче буларак та танылган.

Латыйп бабамның гаиләсендә биш бала дөньяга килгән. Өч ул һәм ике кыз булган. Ике уллары Габделшәкүр белән Зариф Ташкич авылында төпләнгәннәр. Кызлары Гафифә күршедәге Сеҗе авылында гомер иткән.

Габделшәкүр бабам исә,1926 елларда үзенең авылыннан Шәмсенаһар исемле кыз белән никах укыткан. 1927 елның 14 декабрендә беренче балалары, ягъни минем Равил бабам дөньяга килгән. Мин җәйге каникул вакытларында, авылга кайткач, бабаем белән сыер, сарык көтүләрен көтәргә чыга идем. Өйлә вакыты җитәрәк, көтүне яткылыкка җыябыз. бабам шунда кызыклы хатирәләрен сөйли.

– Сугыш башланганда миңа унөч яшь иде. 1941 елның 22 июлендә, без әти белән, киртә корып маташа идек. Шул вакытта,әтине хәрби комиссариатка чакырып алдылар. Шуннан соң, мин әти белән күрешә алмадым. Мәскәү янында барган сугышларда әтинең вафат булган дигән хәбәре килде. Яман хәбәрне без бергә сугышкан фронтовик дустыннан ишеттек. Ташкичтән берничә чакрым ераклыкта гына, Чүриле базары бар иде. Әтинең шушы фронтовик дусты: “Шәкүрнең туганнары бармы? Шәкүр вафат булды”, – дип, безне эзләп йөргән. Әмма очрата алмыйча, кире китеп барган. Әнием бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, ишегалдындагы кара балчыкны тырнаклары белән актарып: “Җиде бала белән тол калдым бит”, – дип, үксеп-үксеп елады”.

Ул вакытта төрле эшләр башкарырга туры килде. Күпчелек эшләр атка бәйле иде. Унөч яшьтә үк, кулга тимер сука тотып, җир сөрү эшләрен башкардым. Ашаган ризыгыбыз – черек бәрәңге, алабута, кычыткан, кыр суганы булды. Сыерыбыз бар иде.

Ул вакытта, мәктәптә 7 сыйныфлы белем генә мәҗбүри исәпләнә иде. Сигезенчегә теләгең булса гына барасың, ә теләгең булмаса, колхозда эшлисең. Мин исә, теләк белдереп гариза яздым һәм 9 сыйныфны тәмамладым. Авыл мәктәбендә, укыган вакыттан бер вакыйга истә калган. Мәликә исемле бер укытучы апабыз бар иде. Кайсыдыр бер дәрестә, миннән сорады бу. Мин торып бастым да, авызыма су капкандай тордым. Шунда укытучыбыз: “Ник дәшмисең, ашамыйча килдең мәллә?” – диде. Мин исә: “Әйе, шул апа, ашамаган идем”, – дип әйттем. Шул мизгелдә остазыбыз классны ташлап чыгып китте. Урыныма утыргач, арттагы сабакташым миңа төртеп: “Күрдеңме, Мәликә апа күз яшьләрен агызып чыгып китте”, – диде.

Рамазан-Шәриф айларында, укучылар ураза тотмый микән дип,  авызга чүмеч белән су каптырып йөриләр иде. Чүмечтәге суны капмаган укучыга, мәктәптән куылу яный иде. Ләкин әле, сугыш елларында да, авылыбыз мәчетенең манарасы тирә-юньгә нур чәчеп, балкып торды.

Армиядә хезмәт итүем, 1948–1953 елларга туры килде. Биш ел хезмәт иттем. Башта берничә ел авиамеханик һөнәрен үзләштердем, ахырдан очучылар янында хезмәт иттем.

1953 елның башында, ниһаять, туган авылыма кайтып җиттем. Кайтуга ук, тракторга утырдым.

Минем үземә “Кесмәс” исемле күмәк хуҗалыкны гына күрергә туры килде. Советлар Союзының таркалуы сәбәпледер,  “Коммунист” исеме йөрткән күмәк хуҗалык, кинәттән генә елга исеме белән “Кесмәс” дип атала башлады.Әмма “Кесмәс” колхозының гомере озын булмады. Бары 1991 елдан 2004 елга кадәр генә яшәп, 13 елдан соң тарихына нокта куелды. Нокта куелуының сәбәбе – авыл хуҗалыгына инвесторларны җәлеп итү белән бәйле иде. Ләкин “Кесмәс” колхозы яшәгән чорда, Ташкич авылында, моңарчы күреллмәгән вакыйга булып узды. Әлеге вакыйга “Авылларны газлаштыру” программасын эшләтеп җибәрү белән бәйле иде. Программаның үтәлеше Ташкичкә дә килеп җитте. Шул рәвешле 90нчы еллар уртасында, авылның һәр йортына диярлек, газ тоташтырылды.

Яңа исемдәге күмәк хуҗалыкта элекке традицияләр бозылды. Шуларның берсе – 2004 елга кадәр, “Кесмәс” колхозында ел саен диярлек, рәисләр алмашынып торды. Сөт сату буенча да күмәк хуҗалык арткы урыннарда бара башлады. Ташкичтә исә, элеккеге күмәк хуҗалыктан калган ындыр табагы, тегермән биналары эшләүдән туктап, ташландык хәлдә калдылар. Шул рәвешле бара торгач, 2002-2003 елларда, “Кесмәс” колхозы белән “Сикертән” колхозы берләшеп, бергә эшли башлады. Ләкин эшләүләре озакка сузылмады. Бер елдан соң, 2004 елны Кесмәс елгасы буендагы авылларга ярдәмгә инвестор килде. Аннан соң бу як авылларда бик күп куанычлы үзгәрешләр булды.

Марат Гайнуллин.

 Арча

http://arskmedia.ru/2017/09/15/avyilyim-tashkich-hatiralare/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение