События

Кызыклы очрашулар 09.10.2015

Кызыклы очрашулар

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызда матур чаралар уза. Олы яшьтәгеләр үзләре нидер көтеп ятмыйлар, актив тормыш белән яшиләр. Шушы көннәрдә спортчы ветеран укытучылар, районыбызның «легендар «спорт шәхесләре, ТР атказанган физик культура хезмәткәрләре Ягъфәр Шәмиев һәм Бари Бакиров Ашытбаш, Шушмабаш урта мәктәбе, Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очраштылар.

Алар спорт белән шөгыльләнергә уйлаган укучыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр,яшь буынның сорауларына җавап бирделәр. Балаларны аеруча кунакларның төрле ярышларда яулаган җиңүләре,медаль,значоклары кызыксындырды.Ветеран укытучылар укучыларда даими спорт белән шөгыльләнгән кешенең тәне дә,күңеле дә сәламәт һәм яшь кала дигән фикер уята алдылар.

Чыганак: http://trkarcha.ru/kyizyiklyi-ochrashular/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение